Яңа ел төнендә Казанда җир өсте транспорты төнге икегә кадәр эшләячәк
Яңа ел бәйрәмнәрендә, 29 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр, шәһәр пассажир транспорты ял көне графигы буенча эшләячәк. Яңа ел төнендә автобуслар, троллейбуслар һәм трамвайлар казанлыларга төнге икегә кадәр хезмәт күрсәтәчәк, метрополитен 00.00 сәгатьтә ябыла. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шулай дип белдерде.
Читать дальше...