2026 елда Татарстанда торак файдалануга тапшыру планы 24 процентка үтәлгән
2026 елда Татарстанда торак файдалануга тапшыру планы, 21 февральгә булган мәгълүматлар буенча, 24 процентка үтәлгән: 749 мең квадрат метрдан артык торак сафка бастырылган. ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин республика Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә шулай дип белдерде. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Читать дальше...