Грудинин өчен "Пирамида" үзәген арендалау бәясен ике тапкырга арттырганнар
Павел Грудинин 13 мартта Казанга килергә җыена. Аның Казандагы штабы Грудинин өчен "Пирамида" күңел ачу үзәген арендалау бәясе ике тапкырга артык булуы турында белдерә.
Павел Грудинин 13 мартта Казанга килергә җыена. Аның Казандагы штабы Грудинин өчен "Пирамида" күңел ачу үзәген арендалау бәясе ике тапкырга артык булуы турында белдерә.
Татарстан китап нәшриятында язучы Вахит Имамовның "Карабәк" һәм "Каенсар" романнары кергән китабы басылып чыкты. "Карабәк" Алтын Урда дәүләте тарихындагы иң катлаулы һәм канкойгыч чорны күз алдына бастыра, ә "Каенсар" инкыйлабтан соң татарның күргән михнәтләрен, заяга узган гомерен тасвирлый ди автор.
Forbes журналы дөньядагы доллар миллиардерлары исемлеген чыгарды. Анда Татарстанның да дүрт бае кергән.
Сүриядә Русиянең Ан-26 транспорт очкычы җиргә җимерелеп төшкән. Нәтиҗәдә 32 кеше һәлак булган.
Чаллыдан Алмаз Имамов шәһәрнең салым хезмәте мине татар буларак дискриминацияли дип прокуратурага гариза биргән. Салым хезмәтендә бөтен мәгълүмат урыс телендә генә ди ул.
Татарстан мөслимәләре берлеге рәисәсе Наилә Җиһаншина сүзләренчә, милли үзаң турында онытулары Русия төбәкләрендәге татарлар өчен җитди проблем булып тора.
Яңа уку елыннан Татарстан мәктәпләрендә ата-аналар татар телен дәүләт теле буларак 2 сәгать, ана теле буларак 3 сәгать сайлый алачак. Республика кануннары бу мәсьәләдә федераль кануннар белән тәңгәлләштереләчәк.
Кырым җирләрен кырымтатарлардан чистарту гамәлләре дәвам итә.
Татарстан Югары мәхкәмәсе Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе рәисенең улы, алдашып аеруча зур күләмдә акча үзләштерүдә шикләнелүче Элмаз Мусинны иректә калдыру карары чыгарды.
Казанның Киров районы мәхкәмәсе "Азатлык" татар яшьләре берлеге активисты Батырхан Әгъзамовка ачылган административ эшне карый башлады. Якларның бүгенге утырышка әзер булмавы сәбәпле, мәхкәмә утырышы кичектерелде.
Русия күзләү идарәсенең элекке офицеры, Британиядә агуланып хастаханәгә эләккән Сергей Скрипаль полициягә үзенең гомере өчен куркуы турында хәбәр иткән булган. Бу хакта The Telegraph басмасы яза.
Беренче канал режиссер Алексей Пимановның "Кырым" фильмы премьерасын 17 март - сайлау алдыннан "тынлык көнне" кич күрсәтәчәк. Бу көнне сайлауга үгетләүләр тыелган.
Татарстан төзелеш министрлыгы "Татинвестгражданпроект" әзерләгән концепция нигезендә Милли китапханә өчен "Казан" милли-мәдәни үзәге мәйданнарын куллану һәм янында уку залы, китап саклау урыны төзү карала дип белдерә.