Башкортстан рәсмиләре Рәми Гарипов исемендәге гимназиядән "башкорт" статусы алынмаячак дип ышандыра
Башкортстан мәгариф министрлыгы Уфадагы Рәми Гарипов исемендәге башкорт гимназиясеннән "башкорт" атамасы алына дигән хәбәрне кире кага. Бу турыда Азатлык соравына министрлыктан килгән җавап хатында белдерелә. Хатта "башкорт" сүзе кала диелгән.