Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Декабрь
2019

Новости за 26.12.2019

Зәйдә район башлыгы «Чыршы бәйрәме» ндә уку алдынгыларын бүләкләделәр

Tatar-inform.tatar 

(Зәй, 26 декабрь, «Татар-информ», «Зәй офыклары», Николай Шамионов). Бүген Зәйдә уку алдынгылары өчен район башлыгының «Чыршы бәйрәме» үтте. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Читать дальше...

Кытай вәкилләре Түбән Каманың «Гаилә» паркында чыршы мәйданчыгын ачуда катнашты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ»). Түбән Камада «Гаилә» паркында чыршы мәйданчыгын ачуда тугандаш Мэйшань мэры Ло Цзямин да катнашты. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...

Синоптиклар Россиядә аномаль җылы кышның сәбәбен аңлатты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ»). Атлантик циклоннар Россиядә быелгы кышның аномаль җылы килүенең сәбәбе булып тора. Бу хакта «Метеохәбәрләр» порталына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Читать дальше...

2020 елда Башкортстанда Шәехзадә Бабичның тууына 125 ел тулуын билгеләп үтәчәкләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ»). Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров шагыйрь, җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе Шәехзадә Бабичның тууына 125 ел тулуны бәйрәм итү турындагы указны имзалады. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Читать дальше...

Быел «Зәкят» хәйрия фонды 53 авыру баланы дәвалауга матди ярдәм күрсәтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ»). 2019 елда нәзарәтнең «Зәкят» хәйрия фонды 53 авыру баланы дәвалауга матди ярдәм күрсәтте. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Төмән шәһәр татар мәдәният үзәге Яңа ел бәйрәме оештырды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ»). Төмән шәһәр татар мәдәният үзәгендә күп балалы һәм бәхетсезлеккә дучар булган гаиләләр, сәламәтлек яктан мөмкинлеге чикле булган, ятим калган балалар өчен бик күңелле Яңа ел бәйрәме оештырылды. Бу хакта «Яңарыш» сайты хәбәр итә.

Читать дальше...

Баш консул Төркиянең татарлар белән бәйле урыннарына турлар булдыру тәкъдимен хуплады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ», Алсу Исмәгыйлева). Төркиянең Казандагы баш консулы Исмәт Эрикан туристик ширкәтләргә Төркиягә татарлар өчен махсус турлар булдыруны тәкъдим итәчәген әйтте. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесенә белдерде.

Читать дальше...

Тубыл шәһәрендә татар халык коллективы хөрмәтенә бәйрәм оештырдылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ»). 21 декабрьдә Тубыл шәһәре Себер татар мәдәният үзәгендә «Яшьлеккә сәяхәт» татар халык коллективы хөрмәтенә бәйрәм оештырдылар. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы сайты хәбәр итә.

Читать дальше...



Чыршылар да әллә елый инде?! — «Мәгариф»

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ», «Мәгариф», Таһир Сабирҗанов). Без яшь чакта бар халыкны телевизор экранына ябыштырып куйган кырык серияле «Байлар шулай ук елый» дигән телесериалны күпләрегез хәтерлидер әле. Мексика фильмында байлар гына яшь түксә, бездә исә чыршылар да елыйдыр сыман. Бигрәк тә Яңа ел алды көннәрендә…

Читать дальше...

Бәйрәм көннәрендә ЮХИДИ теркәү бүлеге 1 гыйнварда гына ял итәчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Бәйрәм көннәрендә Татарстан ЮХИДИ идарәсенең теркәү һәм имтихан бүлекләре 1 гыйнварда гына ял итәчәк. Бу хакта «Татар-информ»га республика дәүләт автоинспекциясендә сөйләделәр.

Читать дальше...

«Хозур» нәшрият йорты Йосыф Нәбхәнинең «Шәвахидуль-Хак» хезмәтен бастырды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 декабрь, "Татар-информ"). Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йорты Болгар ислам академиясе белән берлектә «Шәвахидуль-Хак» («Хакыйкать дәлилләре») китабын нәшер итте. Бу турыда нәзарәтнең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Читать дальше...

Татарстанда җәяүлене бәрдергән машина йөртүче һәлакәт урыныннан качып киткән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән 28 яшьлек йөк машинасы йөртүчесе Татарстанда җәяүлене бәрдергән һәм юл-транспорт һәлакәте урыныннан качып киткән. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Читать дальше...

Владимир Путин ипотека буенча ставканы киметү юнәлешендә эшләргә кушты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ»). Россиядә ипотека буенча ставкаларны киметү юнәлешендә алга таба да эшләргә кирәк. Бу турыда Россия Президенты Владимир Путин Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар советы президиумы утырышында әйтте һәм профильле ведомстволардан вазгыятьне игътибар белән күзәтүләрен сорады. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.

Читать дальше...

Нәзарәтнең «Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» басмасы кабат сатуга чыккан

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ»). ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» басмасы 2 мең данә тираж белән кабат сатуга чыкты. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Исмәт Эрикан Төркиядәге иң танылган татар кешесе дип тарихчы Илбер Ортайлыны атады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ», Рәмис Латыйпов). Төркиянең Казандагы Баш консулы Исмәт Эрикан Төркиядәге иң танылган татар кешесе дип тарихчы Илбер Ортайлыны (Ортаялы) атады.

Читать дальше...

Сәмәй шәһәрендә Казахстан Бәйсезлегенең 28 еллыгына багышланган хисап концерты булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ»). Көнчыгыш Казахстан өлкәсенең Сәмәй каласы «Татар сәнгать мәктәбе» шәһәр Мәдәният сараенда Казахстан Республикасы Бәйсезлегенең 28 еллыгына багышланган хисап концерты үткәрде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Новости России
Москва

Лунный свет в ваших волосах: Как выбрать благоприятные дни для стрижки в мае


«Татнефть» Россиянең иң социаль-нәтиҗәле нефть-газ компаниясе булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ», Вероника Ваганова). «Татнефть» компаниясе Россиянең иң социаль-нәтиҗәле нефть-газ компаниясе булды. Рейтингны AK&M агентлыгы төзеде. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә «Татнефть» ГАҖ генераль директоры урынбасары - департамент директоры Дамир Мөхәммәтшин хәбәр итте.

Читать дальше...

Төркия консулы Татарстан мәктәпләрендә төрекчәгә өйрәтергә ярдәм вәгъдә итте

Azatliq.org 

Төркиянең Казан баш консулы Исмәт Эрикан Татарстан мәктәпләрендә төрек теле факультатив дәрес буларак укытылырга уйланылса, үзләренең һәртөрле ярдәмне күрсәтергә әзер булуларын әйтте.


Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Арина Соболенко

Соболенко испытала проблемы после снятия Рыбакиной с турнира в Риме






Скончался актер и каскадер из «Место встречи изменить нельзя»

Дептранс рассказал о правилах перевозки животных в каршеринге

«СВЯТОЙ ЛЕНИН» помогает Государственной Думе РФ оптимизировать налоговую сферу. «СВЯТОЙ кибер ЛЕНИН» удаляет налоги: перезагрузка.

«Пока не приходится»: Позднякова предупредила о неблагоприятной погоде в Москве