Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Декабрь
2019

Новости за 08.12.2019

Чистай районының Кубас авылында яңартылган Мәдәният йорты ачылды

Tatar-inform.tatar 

(Чистай, 8 декабрь, «Татар-информ», «Чистай-информ», Гөлгенә Сафиуллина). Чистай районының Кубас авылында капиталь ремонттан соң Мәдәният йортын ачу тантанасы булды. Хәзер авыл халкы сәнгатькә якынаеп, яңартылган бинада ял итә һәм буш вакытын уздыра ала. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Читать дальше...

Ютазы районында Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрен искә алдылар

Tatar-inform.tatar 

(Ютазы, 8 декабрь, "Татар-информ", "Ютазы таңы", Ильмира Галиева). Иске Урыссу авылы мәдәният йортында Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Ринат Гобәйдуллинны искә алу кичәсе узды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Читать дальше...

«Ак Барс» хоккей командасы «Авангард» хоккейчыларына җиңелде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанның «Ак Барс» хоккей командасы Омск шәһәренең «Авангард» хоккейчыларына каршы уйнады. Матч Мәскәү өлкәсенең Балашиха шәһәрендә үтте. Әлеге уенда 3:0 исбә белән «Авангард» өстенлек алды.

Читать дальше...

Түбән Кама янгын сүндерүчесе илкүләм бәйге җиңүчесе булып танылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 декабр, «Татар-информ»). Түбән Кама егете янгынга каршы федераль хезмәтнең беренче отряды вәкиле, 92нче янгын сүндерү-коткару бүлеге командиры Леонид Советников «Россиянең иң яхшы янгын сүндерү хезмәткәре» смотр-конкурсының йомгаклау этабында беренче урын яулады. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...

Көрәш буенча Россия чемпионатында 7 татар көрәшчесе чемпион калды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ», Энҗе Габдуллина). 7-8 декабрьдә Казанда көрәш буенча Россия беренчелеге узды. 10 үлчәү авырлыгының җидесендә Татарстан көрәшчеләре чемпион калды.

Читать дальше...

Биектау районында үзара салым акчасына чүп-чар өчен мәйданчыклар төзекләндереләчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). Красносельский авыл җирлегендә үзара салым буенча референдум көне чын бәйрәмгә әверелде. Сайлау участокларының берсенә килгән халык тавыш биреп кенә калмыйча, концерт та карый алды. Алар өчен биредә иҗат коллективлары һәм Үзәк мәдәният йорты артистлары чыгыш ясады. Бу хакта «Биектау хәбәрләре» газетасы яза.

Читать дальше...



Фәрит Мөхәммәтшин Вьетнам парламенты делегациясе башлыгы белән очрашачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Казанга Милли Җыелыш рәисе Нгуен Тхи Ким Нган җитәкчелегендә Вьетнам парламенты делегациясе килде. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Меңләгән кеше сукбайларга ярдәм йөзеннән урамда төн үткәргән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). Бу төндә бөтен дөнья буенча меңләгән кеше The World 's Big Sleep Out акциясенә кушылып, урамда йоклаган. Шул рәвешле алар сукбайларга ярдәм итү өчен акча җыярга ниятли. Бу хакта «Би-би-си» хәбәренә сылтама белән INTERFAX хәбәр итә.

Читать дальше...

Чүпрәле районы халкы өч авылны төзекләндерү өчен актив тавыш бирә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). Иске Чүпрәле авыл җирлеге территориясендә үзара салым буенча референдум уза. Иртәнге җидедә дүрт сайлау участогы ишекләре ачылды. Алар кичке сигез сәгатькә кадәр эшләячәк. Бу хакта «Туган як» газетасы яза.

Читать дальше...

Алсу һәм Ксения Собчак Башкортстанның Илеш районында башкорт биюен башкардылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). Танылган телетапшырулар алып баручысы, журналист һәм Россия Президентына элеккеге кандидат Ксения Собчак җырчы Алсу белән бергә аның әтисе — Ралиф Сафинның туган җире булган Уяндык башкорт авылында булдылар. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

Читать дальше...

Лаеш районында юл кырыена төшеп әйләнгән машинаның йөртүчесе һәлак булган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). Лаеш районында иномарка юл кырыена төшеп китеп әйләнгән, шофер шунда ук үлгән. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Читать дальше...

Бөгелмә халкы тигез юллар һәм спорт мәйданчыклары өчен тавыш бирә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). Бөгелмә районының Карабаш бистәсендә яшәүчеләр үзара салым буенча референдумда катнаша. Иртәдән сайлаучылар 1һәм 2нче урта белем бирү мәктәпләрендә һәм мәдәният йортында урнашкан 1170, 1171 һәм 1172 номерлы участокларга килә башлады. Бу хакта «Бөгелмә авазы» газетасы яза.

Читать дальше...

Үзара салым акчасына Түбән Кама Сабантуй мәйданчыкларын төзекләндерергә планлаштыра

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). Бүген, 8 декабрь көнне, Каенлы авыл җирлегендә үзара салым буенча референдум уза. Ун торак пунктта яшәүчеләр үз авылларын төзекләндерүдә катнашыргамы-юкмы икәнлеген хәл итә. Бу хакта «Нижнекамская правда» яза.

Читать дальше...

Алексеевск халкы үзара салым турында: Безгә килүчеләрнең барысы да ак көнләшүен әйтә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). Алексеевск торак бистәсендә яшәүчеләр киләсе елга бистә үсеше нинди булачагын билгеләде. Үзара салым буенча референдумда аларга: «2020 елда район үзәгендәге балигъ булмаган һәр кешедән 500 сум күләмендә үзара салым кертү белән килешәсезме?» - дигән сорауга җавап бирергә кирәк иде. Бу хакта «Таң» газетасы яза.

Читать дальше...

Лаеш районы башкарма комитеты җитәкчесе үзара салым буенча референдумда тавыш бирде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстанның 15 районында гражданнарның үзара салымы буенча референдумнар уза. Лаеш районында сайлау участогында беренчеләрдән булып Башкарма комитет җитәкчесе Илдус Зарипов тавыш бирде.

Читать дальше...

Синоптиклар Татарстан халкын бураннар һәм көчле бозлавык турында кисәтә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). 8-9 декабрьдә Татарстанның кайбер районнарында буран һәм көчле җил көтелә. Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Новости России
Москва

Стрежевчане будут искать два бомбардировщика времен ВОВ в Калужской области


Диетолог россиялеләргә депрессия халәтеннән чыгу ысулларын атады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). D витамины дефициты Россия халкын тормышны чынбарлыктагыдан авыррак дип уйларга мәҗбүр итә. Бу хәлне төзәтү ысулларын Sputnik радиосына биргән интервьюсында Самара диетология һәм диетотерапия фәнни-тикшеренү институты директоры Михаил Гинзбург сөйләде. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Читать дальше...

Казанга Казахстан парламенты делегациясе килде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан башкаласына Казахстан Парламенты Сенаты Рәисе урынбасары Әскәр Шакиров җитәкчелегендәге делегация килде. Кунакларны «Казан» халыкара аэропортында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, рәис урынбасары Юрий Камалтынов, Казахстанның Казандагы Генераль консулы Жанболат Мурзалин каршы алды. Бу хакта Татарстан парламенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Татарстанда үзара салым буенча референдумнарда QR-код технологиясен кулланалар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). Үзара салым мәсьәләләре буенча җирле референдумнарда QR-кодлы технология кулланалар. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Үзәк сайлау комиссиясендә сөйләделәр.

Читать дальше...

Питрәчтә үзара салым акчасына балалар мәйданчыгы һәм тротуарлар төзекләндереләчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Питрәч районында гражданнарның үзара салымы буенча референдум уза. Район халкы биш сайлау участогында тавыш бирә. Бу хакта «Алга» газетасы яза.

Читать дальше...

Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында өстәмә түләүле ял турында аңлаттылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). Эш көне нормага салынмаган хезмәткәрләргә өстәмә түләүле ял өч көннән дә ким булмаска тиеш. Шул турыда «Российская газета»га Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында әйттеләр. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Читать дальше...

Сәгадәт Чагатай-Исхаки оештырган фондта «Милләт аналары» җыелышы узды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Төркия башкаласы Анкарада «Милләт аналары» дип исемләнгән җыелыш узды. Ул Гаяз Исхаки — Таһир Төркистан Идел-Урал фонды йортында оештырылды. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә Анкарада яшәүче төрек милләте вәкиле Ләвәнт Булут хәбәр итте.

Читать дальше...


Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Карен Хачанов

Теннисист Хачанов вышел в третий круг "Мастерса" в Риме






Лето обещает быть аномальным: метеорологи дали новый прогноз

Пара из Тульской области поженилась на выставке-форуме "Россия" в Москве

Алиса Селезнева «ушла в бизнес», а Коли не стало. Как сложились судьбы героев «Гостьи из будущего»?

В Химках впервые провели фестиваль колокольного звона