Миңнеханов «Безнең ишегалды» программасы буенча башкарылган эшләр сыйфатын тикшерде
(Казан, 6 июль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Шамил Усманов урамындагы ишегалды территорияләренең берсендә булды. Анда «Безнең ишегалды» программасы буенча эшләр тәмамланды. Ул эшләрнең сыйфатын тикшерде һәм төзекләндерү турында халык фикере белән кызыксынды. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова сөйләде. «Татарстан Республикасы Президенты искәрткәнчә, катлаулы икътисади вазгыятькә карамастан, «Безнең ишегалды» программасы тулы күләмдә үтәлә. Читать дальше...