АКШ Кытай түрәләренә уйгырлар хокуклары бозылу өчен чикләүләр керткән
Аерым алганда, санкцияләр әлеге затларның Кушма Штатларда активларын туңдыру, эшлекле элемтәләр тыюны күз уңында тота, виза чикләүләре куя.
Аерым алганда, санкцияләр әлеге затларның Кушма Штатларда активларын туңдыру, эшлекле элемтәләр тыюны күз уңында тота, виза чикләүләре куя.
(Казан, 10 июль, «Татар-информ»). Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин төнге Казанны караган. Бауман урамында төшерелгән фотоларын ул Twitter социаль челтәрендәге аккаунтына урнаштырган. «Бүген бик тыгыз эш көне булды, Казанда һәм Иннополиста бик яхшы эшләдек. Йоклар алдыннан Бауман урамында йөреп керергә булдым», — дип язган Марат Хөснуллин. Вице-премьерга урам артистларының чыгышы, ял итеп йөргән кешеләр ошаган. Аның сүзләренчә, төнлә Казанның үзәк урамы бик җанлы һәм матур булып күренә.
(Казан, 10 июль, «Татар-информ», « Хезмәт даны», Алсу Гатауллина). Кукмара районының Кәркәүч авылында яшәүче Тимерхан һәм Фәния Фатыйховлар гаиләсе «Районның мактаулы юбилярлары» китабына кертелде. Бу хакта район газетасы хәбәр итә. Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә юбилярларны котларга район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина, район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Зөлфия Латыйпова һәм башкалар килгән иде. Кунаклар бәхетле парга нык сәламәтлек, иминлек теләделәр һәм район башлыгының Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырдылар. Читать дальше...
Нурлатские электрические сети информируют население об плановых отключениях электрической энергии 10 июля 2020 года.
(Алабуга, 10 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген Россия Федерациясе Премьер-министры Михаил Мишустин, Татарстанга беренче эш сәфәре кысаларында, Алабугага килә. Биредә аңа «Алабуга» махсус икътисади зонасында «Алабуга-Волокно» җәмгыяте эшчәнлеге турында сөйләячәкләр. Проектның максаты — углерод җепселләре җитештерү. Аны «Химпроминжиниринг» фәнни-җитештерү компаниясе гамәлгә куйган. «Алабуга-Волокно» ширкәте «Алабуга» махсус икътисади зонасында җитештерү линиясен үстерергә ниятли. Резидент статусы 2011 елда алынган. Читать дальше...
(Казан, 10 июль, «Татар-информ»). Яңа коронавирус инфекциясеннән вакцинаның клиник сынаулары ахыргы стадиясендә. Бу хакта ТАСС хәбәр итә. Сынауларны РФ Оборона министрлыгы һәм Гамалей үзәге үткәрә. Аларның мәгълүматларына караганда, беренче һәм икенче төркем иреклеләрендә Covid-19ка каршы иммунитет формалашкан. Хәрби ведомстводан хәбәр итүләренчә, «15 июльдә стационарда булучы ирекле ярдәмчеләрнең беренче төркеме белән эш тәмамлана, аларда вакцинаның куркынычсызлыгы, һәм вакцинадан соң үз-үзләрен кичереше тикшерелде». Читать дальше...
Как мы узнали из ntr-24.ru, сегодня в нашей республике возможен кратковременный дождь, также ожидается гроза, град и усиление ветра до 23 метров в секунду.
Чтобы ваш день был лёгким и продуктивным начинайте утро с зарядки! Хорошей вам физической формы!
В этот день многое зависит от слаженной работы команды (единомышленников, коллег, членов семьи).
(Казан, 10 июль, «Татар-информ»). Холестерин дәрәҗәсе югары булган кешеләр өчен иң зарарлы продукт - шикәр. Бу хакта Америка галимнәре хәбәр итә, дип яза MedicalXpress фәнни журналы. Белгечләр фикеренчә, шикәр һәм шикәр күләме югары булган продуктлар организмга «майлы ризык һәм камыр ризыклары белән чагыштырганда да күбрәк» зыян сала. Нәкъ менә шуңа күрә шикәр диабеты, гипертония кебек авырулар, шулай ук кан тамырларына бәйле проблемалар булган кешеләргә түбән углеводлы диетага күчәргә кирәк.
(Казан, 10 июль, «Татар-информ», « Минзәлә», Дилфас Галиев). Минзәләнең Аю авылында ике катлы мәчет төзелә. Бу хакта район газетасы хәбәр итә. Аю авылында узган гасырның 90 елларында төзелгән мәчете искергә, таушалган. Мөселманнарга гыйбадәт кылу өчен урыны да бик уңайлы түгел. Шуны истә тотып авыл имамы Рәфкат хәзрәт авылда яңа мәчет салдыру идеясен белдергән. Ул мәчет буласы урынны чистарттырып, тигезләткән һәм фундамент салдырткан. Тиздән мәчетнең стенасын өя башлаячаклар. Имам авыл халкы белән... Читать дальше...
(Казан, 10 июль, «Татар-информ»). Россиядә коронавирус йогышының икенче дулкыны гражданнар тарафыннан санитар куркынычсызлык чараларының ни дәрәҗәдә үтәлүенә бәйле. Бу хакта ТАССка Россиядә Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы вәкиле Мелита Вуйнович хәбәр итте. Коронавирус эпидемиясе тәмамлануы турында сөйләргә иртәрәк әле. Барлык илләрнең хакимият органнары халык белән бергә даими рәвештә эш алып барырга һәм киләчәктә вирусның яңа кабынуын булдырмас өчен, барлык санитар таләпләрне төгәл үтәргә тиеш, дип ассызыклый спикер. Читать дальше...
(Казан, 10 июль, «Татар-информ», «Аксубай» Людмила Жаренова). Аксубай районында язгы чакырылыш төгәлләнде. Бүген Татвоенкоматның җыелу пунктына соңгы озату булды. Тантана җиңүче сугышчы һәйкәле янында узды. Бу хакта җирле газета хәбәр итә. Бүгенге хәрби хезмәткә чакырылучылар арасында Аксубайдан Данила Жарков, Артем Варфоламеев, Алексей Лизунов, Яңа Ибрайдан Марат Гыйззәтуллин, Яңа Кармәт авыл җирлегеннән Разил Мирзин, Урмандеево авыл җирлегеннән Егор Никитин, Иске Үзи авыл җирлегеннән Дмитрий Чернов бар. Читать дальше...
(Казан, 10 июль, «Татар-информ», « Әлмәт таңнары»). Әлмәтнең ЮХИДИ хезмәткәрләре профилактик әңгәмәләрне балалар мәйданчыкларында һәм шәһәр урамнарында үткәрде. Инспекторлар Әлмәт районындагы балаларга һәм аларның әти-әниләренә юл йөрү кагыйдәләрен саклау кирәклеген аңлаттылар. Б хакта район газетасы яза. Акция кысаларында урамнарда аларны нинди куркыныч көткәнен сөйләделәр. Акциядә катнашучыларга истәлекле бүләкләр, шул исәптән «Добрая дорога детства» газетасы бүләк ителде.
(Казан, 10 июль, «Татар-информ», « Шәһи Чаллы»). Чаллы шахматчылары Аргентина командасын җиңгән. Бу хакта җирле басма яза. Чаллы данын «Этюд» спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр яклады, Аргентина җыелма командасы «Ла Пунта» университеты тарафыннан формалаштырылды. Аргентина командасын гроссмейстер Клаудия Амура, Чаллыны иң титуллы шахматчы — ФИДЕ мастеры Зәринә Шәфигуллина җитәкләде, диелә хәбәрдә. Бер сәгатьлек уен Чаллы командасының җиңүе белән тәмамланды, матч нәтиҗәсе 149га 92.
(Казан, 10 июль, «Татар-информ», « Саба таңнары»). Югары Шытсу авылында яшьләр көненә һәм районның 90 еллыгына багышланган волейбол ярышлары узды. Бу хакта район газетасы яза. Беренче урынны «Мәктәп» командасы яулады, икенче «Сатыш» командасы һәм өченче урынга «Шытсу кызлары» лаек булды. Ахырдан Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре концерт программасын тәкъдим итте.
Ел ярым дәвамында Мәскәүнең тикшерү изоляторында утыручы аспирант Азат Мифтахов кичә әнисе белән очрашты. Пандемия вакытында тикшерү изоляторлары моңарчы ябык иде. Азатлык Гөлнур ханымнан улының хәлләре турында сорашты.