Чистайда юл кырыена төшеп киткән машинада өч кеше зыян күргән
(Казан, 15 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Чистайда юл кырыена төшеп китеп әйләнгән машинада өч кеше зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ»га авария урынында булган шаһитлар сөйләде. Авария кичә кичке сәгать тугызда Вәлиев урамында булган. Юл-транспорт һәлакәте шаһитлары сөйләвенчә, җиңел машина зур тизлектә килеп башта юл билгесен бәреп киткән, шуннан соң юл кырыена төшеп китеп, әйләнеп капланган. «18-20 яшьләрдәге ике кыз һәм бер егетне сөякләре сыну диагнозы белән хастаханәгә озатканнар», - диде вакыйга шаһитлары.