Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Июль
2020

Новости за 16.07.2020

Лаешның алты җир кишәрлеге Казанга кушылырга мөмкин

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Лаешның алты җир кишәрлеге якын киләчәктә Казанга кушылырга мөмкин. «Аерым муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен үзгәртү һәм Казан шәһәре территориясе чикләре һәм аның статусы турында», «Лаеш районы һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында» ТР закон проекты бүген Дәүләт Советы утырышында каралды. Закон проекты Лаештагы кайбер җир кишәрлекләрен Казанга кертү максатыннан... Читать дальше...

Төркиядәге Изге София соборын Бөтендөнья мирасы объекты буларак саклаячаклар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 июль, «Татар-информ»). Төркия Мәдәният һәм туризм министрлыгы һәм илнең дин эшләре идарәсе (Диянет) имзалаган беркетмә буенча Истанбулдагы Изге София соборы, статусы үзгәртелгәннән соң, Бөтендөнья мирасы объекты буларак сакланачак. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Төркия мәдәният министры Мәхмәт Нури Эрсойга сылтама белән хәбәр итә. 10 июльдә Төркия югары административ суды Изге София соборын музейга әверелдерү турында карарны гамәлдән чыгарды. Шуннан соң Президент соборны мәчеткә әверелдерү... Читать дальше...

Айрат Фәррахов Дума депутатлары арасында активлык рейтингында үз позициясен яхшыртты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 июль, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутат Айрат Фәррахов хезмәттәшләре арасында активлык рейтингында үз позициясен яхшыртты. Рейтинг «Депутат Клуб» сайтында дөнья күргән. «Дәүләт Думасы депутатының активлык индексы – депутатның закон чыгарудагы активлыгы ул», - диелә рейтингка аңлатма язуында. Фәррахов Дәүләт Думасы депутатларының активлык рейтингында 34нче баскычны били. Тикшеренүләр быелның апреленнән июльгә кадәр үткәрелгән. Татарстаннан сайланган тагын бер депутат ... Читать дальше...

COVID-19: официально подтвержден 26-й летальный случай в РТ, 33 новых инфицированных

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

Республиканский оперштаб контроля за ситуацией по распространению коронавирсной инфекции подтверждает 33 новых контактных случая COVID-19. Среди 13 районов в сводке по COVID-19 за минувший день Нурлатский район не отмечен.

Рөстәм Миңнеханов экологик штрафлар түләттерелгән акча район казнасына күчүен хуплады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген Дәүләт Советының унберенче утырышында «Татарстан Республикасы Бюджет кодексының 41 статьясына үзгәреш кертү турында» ТР закон проекты каралды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов экологик штрафларны түләттерелгән акча район казнасына күчүен хуплады. Бу мәсьәлә буенча экология һәм табигать ресурслары министрының беренче урынбасары Фаяз Шакиров чыгыш ясады. Ул әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә административ хокук бозулар өчен штрафлардан... Читать дальше...

Барыбызның борынына чиртә торган татар мәктәпләре — «Мәгариф»

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 июль, «Татар-информ», «Мәгариф», Айгөл Юнысова). Татарстан Президенты каршында булдырылган Татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе алдына «Россиянең Мәгарифе турында»гы законына үзгәрешләр кертү бурычы куела. Сүз татар телендә уку мөмкинлеген ата-аналар гаризалары нигезендә урта мәктәпкә кадәр озайту турында бара. Бу хакта ТР мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе башлыгы Лилия Әхмәтҗанова.  Бүгенге көндә Татарстанда 679 татар мәктәбе эшләп килә. Укучыларның 25%ы татар телендә белем ала... Читать дальше...

Татарстанда коронавирустан үлүчеләр саны 26 кешегә җиткән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 июль, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирустан үлүчеләр саны 26 кешегә җиткән. Чаллыда яшәүче 1949 елгы ир-ат коронавирустан вафат булган. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова шулай дип белдерде. Аның сүзләренчә, 19 майда пациентны Чаллыдагы 2нче шәһәр хастаханәсенең терапевтика бүлегенә китергәннәр. Ул коронавирус инфекциясе һәм пневмониянең авыр формасы, шулай ук йөрәк-кан тамырлары авыруларына бәйле кискен өзлегүләрдән интеккән. Хәле бик авыр булганлыктан, ир-атны реанимация бүлегенә салганнар. Читать дальше...

Дәүләт Советы депутатлары Гөлнара Сабированы Иҗтимагый палатага кертүне хуплады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). «Ватаным Татарстан» газетасының баш мөхәррире Гөлнара Сабирова республиканың Иҗтимагый палатасы әгъзасы булды. Бүген Дәүләт Советының унберенче утырышында депутатлар шушы мәсьәләне карап, аның кандидатурасын хуплады. «Гражданнар инициативаларын хуплау үзәге» иҗтимагый фондыннан «Ватаным Татарстан» газетасы баш мөхәррире Гөлнара Сабированы Иҗтимагый палата әгъзасы итеп раслау турында материаллар килде», — дип белдерде утырышта Законлылык һәм хокук... Читать дальше...



Коммуналь хезмәтләргә чыгым өчен субсидия авыл мәктәбе җитәкчелегенә дә түләнәчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Авыл җирлегендә, шәһәр тибындагы бистәләрдә эшләүче укытучыларга ут, су, коммуналь хезмәтләр өчен чыгымнарга тиешле субсидия мәктәп директорларына, аларның урынбасарларына да бирелә башлаячак. Бүген Дәүләт Советының унберенче утырышында «Мәгариф турында»гы ТР Законының 14 һәм 25 статьяларына үзгәрешләр кертелде. Бу мәсьәлә буенча Татарстан вице-премьеры — мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов чыгыш ясады. Ул әлегә кадәр мондый хокук фәкать авыл... Читать дальше...

Коронавирус таралу сәбәпле, Татарстанда Корбан бәйрәме уздыруда үзгәрешләр була

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 июль, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Коронавирус Татарстанда Корбан бәйрәмен үткәрү тәртибенә үзгәрешләр кертәчәк. Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова онлайн-брифинг вакытында шулай дип белдерде. «Диния нәзарәтенең Роспотребнадзор таләпләре белән бәйле тәкъдимнәре бар. Беренчедән, Роспотребнадзор намазны ачык мәйданчыкларда, урамда, саф һавада укырга чакыра. Һава торышы моңа мөмкинлек бирә. Икенчедән, дистанция сакларга, өченчедән, битлек режимын үтәргә кирәк», - диде Галимова. Читать дальше...

Татарстанда узган тәүлектә 33 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган, 31 кеше терелгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 июль, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 33 яңа очрагы ачыкланган. Аларның барысы да инфекцияне башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте. «11 кеше хастаханәгә озатылган, 22 кеше өендә дәвалана», - диде Галимова. Авыруларның күбесе 30-50 яшь (12 кеше) аралыгында һәм 60-70 яшь аралыгында (9 кеше) ачыкланган. Читать дальше...

Лилия Галимова Татарстанда пляжларның рәсми рәвештә кайчан ачылачагын әйтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 июль, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова онлайн-брифингта республикада пляжларның кайчан ачылачагы хакында сөйләде. «Иминлек белән бәйле кайбер сораулар бар. Алар хәл ителми торып, әлбәттә инде, пляжлар ачылмаячак», — диде Галимова. Татарстанда коену сезоны әле дә булса ачылмавы коронавирус инфекциясе таралу куркынычына гына бәйле түгел, дип искәртте ул. Роспотребнадзор һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре ел саен пляжларның иминлеген тикшерә. Читать дальше...

Татарстанда түрәләрнең хезмәт хакын индексацияләүгә акча бүлеп биреләчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының унберенче утырышында түрәләрнең хезмәт хакын индексацияләмәү турындагы закон проекты каралмаячак. Бу  мәсьәләне көн үзәгеннән төшереп калдыруны парламентның бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе Леонид Якунин сорады. Башта планлаштырылганча, утырышта республика дәүләт хезмәткәрләренең эш хакын 2020 елның октябреннән планлаштырылган  индексацияләүне булдырмый торган закон проектын карарга тиешләр иде. Читать дальше...

Кремль: Татарстанда коронавируска бәйле вазгыять тотрыклы, әмма тынычланырга иртәрәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 июль, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Татарстанда коронавируска бәйле вазгыять тотрыклы, әмма иминлек чаралары турында онытырга ярамый. Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова онлайн-брифинг вакытында шулай дип белдерде. «Вазгыять тотрыклы һәм даими контрольдә, әмма шулай булса да тынычланырга иртәрәк һәм республикада яшәүче һәркем үтәргә тиешле саклык һәм иминлек чаралары турында онытырга ярамый», — дип белдерде Галимова. Битлек һәм перчатка кию гадәткә әверелергә тиеш. Читать дальше...

Новости России
Москва

Два дня, наполненных театром, музыкой, книгами и наукой, — в Парке Горького во 2-й раз прошел Московский детский фестиваль искусств «НЕБО»


Милли мәгариф идарәсе башлыгы: Татарча белем алуга омтылышта әти-әниләр дә сүлпән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Республика Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе башлыгы Лилия Әхмәтҗанова әйтүенчә, баласы татар телендә белем алуга омтылышта әти-әниләр үзләре дә сүлпән. Бу хакта ул ТР Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясенең беренче утырышында әйтте. «Узган ел җәй көне бер төркем әти-әниләр Мәгариф министрлыгына килде. Без балалар бакчасыннан бер төркем мәктәпкә татар телендә белем һәм тәрбия сыйныфына күчәргә телибез, безгә директор каршы, диләр. Читать дальше...

Мамадыш районында камуфляж форма кигән өч кеше элеккеге имамны урлап киткән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанның Мамадыш районында камуфляж форма кигән өч билгесез кеше элеккеге имамны урлаган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына әлеге вазгыять белән таныш булган үз чыганагы хәбәр итте. Агентлыкка билгеле булганча, Ишки авылы мәчетенең элеккеге имам-хатыйбын июнь ахырында ук урлаганнар. Камуфляж форма һәм битлек кигән өч билгесез кеше төнлә өлкән яшьтәге ир-атка һөҗүм иткән. Алар элеккеге имамның кулларын бәйләгән, авызын томалаган, башына пакет кидерткән һәм мәчет ачкычын алган. Читать дальше...

Анна Попова: Россиядә коронавируска күмәк иммунитет дәрәҗәсе 26 процент тәшкил итә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 июль, «Татар-информ»). Яңа төрдәге Covid-19 коронавирусына тест тапшырган россиялеләрнең 25 проценттан артыгының инфекциягә карата иммунитеты бар. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы Роспотребнадзор башлыгы Анна Поповага сылтама белән хәбәр итә. «Бүгенге көндә без иммунитет барлыкка килүен күрәбез, һәм илдә популяцион иммунитет дәрәҗәсе 26 процент чамасы тәшкил итә», - дип белдерде Россиянең баш санитар табибы Covid-19 коронавирусы таралуга каршы көрәш буенча координация советы утырышында. Читать дальше...

Жителей и гостей города ожидают тематические мероприятия на общественных площадках города

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

В рамках развития условий комфортной городской среды, популяризации молодежного досуга и семейного отдыха в общественных пространствах нашего города (парках, скверах, центральной площади, улицах города) проводятся летние культурно-массовые программы 2020 г.


Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Большой шлем

17-летний россиянин Даниил Саркисян разгромил Форбса из США на юниорском «Ролан Гаррос»






Свыше 20 тыс человек посетили Дни исторического и культурного наследия в Москве

Росатом и Татарстан продолжают расширять технологическое сотрудничество

Отцу-одиночке из Тульской области, который воспитывает десятерых детей, удалось вернуть из интерната старшую дочь

«Пришлось подготовиться»: Домнина — о том, как сообщила детям о болезни Костомарова