Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Август
2020

Новости за 18.08.2020

Рөстәм Миңнеханов Третьяков галереясендә Татарстан картиналары күргәзмәсен ачты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 август, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Дәүләт сынлы сәнгать музее коллекциясеннән авангардистлар эшләре күргәзмәсен ачуда катнашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Рөстәм Миңнеханов Третьяков галереясе коллективына һәм директоры Зөлфирә Трегуловага күргәзмәне оештырудагы ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде. «Газиз республикабызны торгызуга һәм үстерүгә зур өлеш керткән татарстанлыларның барлык буыннарына без чын күңелдән рәхмәтлебез. Читать дальше...

«Тоннель»: завтра в Нурлате пройдет профилактическое мероприятие

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

В целях профилактики предотвращения дорожно-транспортных происшествий, выявлений грубых нарушений ПДД, в частности по непредоставлению преимущества пешеходам, завтра, 19 августа в Нурлате пройдет профилактическая операция «Тоннель».

Песошин Әлмәттә чыбыксыз троллейбуста йөрде һәм клиникалар ремонтын тикшерде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 август, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы Алексей Песошин Әлмәттә медицина учреждениеләрен төзү һәм реконструкцияләү эшләренең барышын тикшерде. Моннан тыш, Татарстан Республикасы Премьер-министры шәһәр транспортының яңа төрен бәяләде. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә. Алексей Песошин хастаханә шәһәрчегенә автоном йөрештәге троллейбуста килде. Әлмәт мондый төрдәге 10 берәмлек электротранспорт сатып алды. Яңа троллейбуслар элемтә челтәре белән колачланмаган маршрутларга хезмәт күрсәтә ала.

Синоптиклар татарстанлыларны көчле җил хакында кисәтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 август, «Татар-информ»). Иртәгә, 19 августта, Татарстан Республикасы территориясендә көчле җил көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Һава шартлары төнлә һәм көндез начараерга мөмкин. Төньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге урыны белән секундына 15-17 метрга кадәр җитүе ихтимал.

Татарстан эшмәкәрләре өчен Телеграм-канал булдырылган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 август, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстанда бизнес-омбудсмен белән эшмәкәрләр арасындагы элемтәне киңәйтү өчен «Деловорот» дип аталган Телеграм-канал булдырылган. Бу хакта ТР Президенты каршындагы эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкиле Фәрит Габделганиев Хөкүмәт Йортында узган брифингта хәбәр итте. «Эшмәкәрләр өчен эксклюзив мәгълүмат тупланган кулланма ресурс булдырдык. Бизнес вәкилләренең норматив документларны җентекләп өйрәнергә вакытлары юк. Аларга аңлаешлы мәгълүмат кирәк. Читать дальше...

Приморье крае нәзарәте Россия Үзәк Диния нәзарәте составында Владивостокта теркәлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 август, «Татар-информ»). Приморье крае мөселманнары Диния нәзарәтенең Россия Үзәк Диния нәзарәте составына керүе турында 2020 елның 18 августында территориаль юстиция органы тарафыннан дәүләт теркәвенә алу турындагы таныклык бирелгән. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы сайтында хәбәр ителә. Приморье имам-мөхтәсибе Җәмал хәзрәт Гарифуллин кандидатурасы Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти шәех Равил Гайнетдин тарафыннан расланды. Ул 2020 елның 27 июнендә дини оешма корылтаенда сайланган иде. Читать дальше...

Роспотребнадзор идарәсендә мәктәпләрдә кемнәрнең битлек кияргә тиешлеген аңлаттылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 август, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Мәктәпләрдә яңа коронавирус инфекциясеннән саклану өчен пешекчеләр һәм техник персонал битлек кияргә тиеш булачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте. «Гамәлдәге санитар кагыйдәләр нигезендә техник персонал һәм азык-төлек әзерләүче персонал мәҗбүри битлек киеп йөрергә тиеш. Балаларга битлек кию мәҗбүри түгел. Әгәр ата-аналар... Читать дальше...



TANECO чемпионнар Кубогы турнирының матчларын ТНВ телеканалы туры эфирда күрсәтәчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан. 18 август, «Татар-информ»). 19-23 август көннәрендә «Ак Барс» беренче тапкыр Казанда TANECO чемпионнар Кубогына хоккей турнирын уздырачак. Матчларда КХЛ командалары, төрле еллардагы Гагарин Кубогы ияләре: «Ак Барс» (Казан), «Металлург» (Магнитогорск), «Салават Юлаев» (Уфа) һәм СКА (Санкт-Петербург) катнашачак. Турнирның барлык матчларын ТНВ телеканалы туры эфирда күрсәтәчәк. «ТНВ-Планета»да алар татарча комментарий белән алып барылачак. 19 август (чәршәмбе): Металлург — Салават Юлаев 13:00, Ак Барс — СКА 19:00. Читать дальше...

Гриппка каршы 1,7 млн өлкән кешегә һәм 600 мең балага вакцина ясау планлаштырыла

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 август, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Быел көз Татарстанда 1 млн 700 мең олы кешегә һәм 600 меңнән артык балага гриппка каршы прививка ясатырга планлаштыралар. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде. «Без Татарстан Республикасы халкының 60 процентын колачларга тиеш, һәм бу абсолют 2 млн 341 мең 733 кеше. Шул исәптән балалар — 607 мең 95 кеше һәм өлкәннәр — 1 млн 734 мең 637», — дип ачыклык кертте спикер. Читать дальше...

Уважаемые пенсионеры города Нурлат!

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

Некоммерческая организация "ТРАЕКТОРИЯ УСПЕХА" приглашает записаться в клуб активного долголетия "Серебряная тропа" для любителей скандинавской ходьбы.

Алексей Немов һәм Татарстан Президенты Мәскәүдә Кызыл мәйданда очрашты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 август, «Татар-информ»). Дүрт тапкыр олимпия чемпионы Алексей Немов һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Кызыл мәйданда очрашты. Республика җитәкчесе билгеләп үткәнчә, танылган спортчы бик яхшы физик формада. «100 еллыкка әзерләнәбез!»—дип аңлатты спортчы. ТР Президенты һәм Алексей Немов кочаклашып күреште, шуннан соң спортчы Рөстәм Миңнехановка кирәк булганда һәрвакыт элемтәдә булуын әйтте. Элегрәк олимпия чемпионы Казанда Идел буе физик культура, спорт һәм... Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Билгесез солдат каберенә чәчәкләр салды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 август, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышында катнашучыларның батырлыгын һәм кыюлыгын искә алды, Мәскәү Кремле янында Билгесез солдат каберенә чәчәкләр салды. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Бөек Ватан сугышы геройлары һәрвакыт батырлык һәм каһарманлык, ныклык һәм чын патриотизм чагылышы булачак. «Татарстан халкы Ватан сакчыларына сугышчан батырлыклары өчен бик рәхмәтле һәм җиңүчеләр... Читать дальше...

Татарстанга чит илдән килгән кешеләрнең барысы да коронавируска тест тапшырган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 август, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Яңа санитар кагыйдәләр буенча Татарстанга чит илләрдән 604 кеше килгән, аларның барысы да дәүләт хезмәтләре порталында яңа коронавирус инфекциясенә тест нәтиҗәләрен урнаштырган. Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде. «Без көн саен порталдан Мәскәү һәм Санкт-Петербург аша чит илләрдән килгән гражданнарның теркәлгәнме-юкмы икәнлеген... Читать дальше...

Татарстан бизнес-омбудсмены кайнар элемтәсенә көненә 650шәр эшмәкәр шалтыраткан

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 август, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Пандемия вакытында Татарстан бизнес-омбудсмены кайнар элемтәсе 13 меңнән артык мөрәҗәгать кабул иткән. Апрель аенда көненә 650 шалтырату кабул иткән вакытлар да булган. Бу хакта Хөкүмәт Йортында узган брифингта ТР Президенты каршындагы эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкиле Фәрит Габделганиев хәбәр итте. «5 ай эчендәге мөрәҗәгатьләр саны узган 7 ел эчендә җыелган шалтыратулардан өч тапкырга артты», — дип әйтте Фәрит Габделганиев.  ... Читать дальше...

Мәскәүдә Татарстан Президенты катнашында разведчик Исхак Әхмәров каберенә таш куелды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 август, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүнең Химки зиратында совет разведчигы Исхак Әхмәров һәм аның хатыны Хелен Лоури каберенә таш кую тантанасында катнашты. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә. Чарага җыелган кешеләр алдында сәламләү сүзләре белән чыгыш ясап, Татарстан Президенты разведчик һөнәренең фидакярлеген, ирле-хатынлы Әхмәровларның Бөек Ватан сугышында илебезнең җиңүенә, аның бәйсезлеген һәм иминлеген саклауга керткән өлешен билгеләп үтте. Читать дальше...

Новости России
Москва

Lipatov Sound заявил о выходе нового трека “Red City”


«Алтын каләм-2020» фестиваленең җиңүчеләре билгеле булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 август, «Татар-информ», Алинә Айдарова). «Алтын каләм» балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугатының XXI Республика фестиваленең җиңүчеләре билгеле булды. Арча районыннан Рүзәл Шәрипов һәм Түбән Кама районыннан Илья Ковязин Гран-при яулады. «Җиңүемә әле дә ышанып бетә алмыйм. Мин 11нче сыйныфка керәм. Үземне бу өлкәдә тагы да үстереп, алга таба эшлисем килә. Безнең журналистиканың төрле яклары бар. Газета-журналлар белән чикләнмәскә иде. „Алтын каләм“ мине илһамландырды, идеяләр бирде. Читать дальше...

Әлмәттә 150дән артык гаилә илкүләм проект ярдәмендә фатир алды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 август, «Татар-информ»). Бүген Әлмәттә 154 гаиләгә яңа фатир ачкычлары тапшырылды. Аларның барысы да «Татнефть» компаниясендә эшли һәм социаль ипотека программасында катнашучылар. Тантаналы чарада Татарстан Хөкүмәте башлыгы Алексей Песошин да катнашты. 426 фатирлы 14 катлы йортны төзү эшләре «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектын (инициаторы — Россия Президенты Владимир Путин) гамәлгә ашыру кысаларында ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды инвестицияләре хисабына алып барылган. Читать дальше...

В Нурлатском районе прогнозируют об усилении ветра

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

Уважаемые граждане! По информации ФГБУ «Управление по гидрометеорологии и мониторингу окружающей среды Республики Татарстан» поступило: консультация – предупреждение об интенсивности метеорологических явлений с 18 час. 18 августа до 18 час. 19 августа 2020 г.


Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
ATP

Теннисист Медведев потеряет место в рейтинге ATP






Пентагон обвинил Россию в запуске противоспутникового оружия

Частично беспилотная «Ласточка» готова начать возить пассажиров на МЦК

Москвичка нашла в своём унитазе удава

«И по встречке едут, и через сплошную разворачиваются». Водителям фур ПДД не писаны?