Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Август
2020

Новости за 18.08.2020

Урман арты бистәсендә агрессив песи ташланган гаиләгә коткаручылар ярдәм иткән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 август, «Татар-информ»). Казанның Урман арты бистәсендә коткаручылар агрессив песи ташланган гаиләгә ярдәм иткән. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерделәр. Төнге сәгать өчләрдә 112 бердәм номерына шалтыраталар. Кечкенә балалары булган гаилә кешеләренә песи һөҗүм итүен һәм аларга бүлмәдән чыгарга ирек бирмәве хакында хәбәр итәләр. Агрессив хайван хуҗаларны тәмам куркуга салган. Урынга килгән 2нче зона янгын-коткару отряды хезмәткәрләре... Читать дальше...

Роспотребнадзор: Татарстанда 20 проценттан артык кешенең коронавируска иммунитеты бар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 август, «Татар-информ»). Татарстанда 20 проценттан артык кешенең яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясенә иммунитеты бар. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Роспотребнадзорның матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә. Ведомство россиялеләрнең коронавируска популяцион иммунитетын бәяли. Илнең 23 төбәгендә 65 меңнән артык тест үткәргәннәр, тагын өч төбәктә тикшеренү төгәлләнеп килә. Аларның һәркайсында 2,8-3,2 мең кешене тикшергәннәр. Татарстанлылардан тыш, Мәскәү шәһәре һәм өлкәсе... Читать дальше...

Сүндерелмәгән тәмәке аркасында янгын чыгып, Татарстанда бер ир үз өендә янып үлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 август, «Татар-информ»). Татарстанның Зәй районы Югары Шепкә авылында, сүндерелмәгән тәмәке төпчеге аркасында янгын чыгып, бер ир-ат үз өендә янып үлгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Күршеләр янгынны бик соң, кичке унынчыда гына күреп алган. Ут белән көрәшүчеләр фаҗига урынына биш минут эчендә барып җитсә дә, агачтан салынган йортны ялкын телләре тулысынча ялмап алган була инде.... Читать дальше...

16 яшькә кадәрге балаларга түләү турында карар кайбер шартларга карап кабул ителәчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 август, «Татар-информ»). 16 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә яңа түләүләр турындагы карар кайбер факторларга карап кабул ителәчәк, дип белдерде Федерация Советы социаль комитеты башлыгының беренче урынбасары Валерий Рязанский. Бу хакта «Известия» газетасы яза. Хәлиткеч карарны РФ Финанс министрлыгы кабул итәчәк, чөнки бюджетта мондый түләүләр күздә тотылмаган. Моннан тыш, алар коронавирус аркасында кертелгән төзәтмәләрдә дә юк. «Быелгы бюджетта мондый ресурслар каралмаган», — дип искәртте Рязанский. Читать дальше...

Укытучыларның мәктәптә битлек киеп йөрүе һәр төбәктә аерым билгеләнәчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 август, «Татар-информ»). Мәктәптә укытучылар мәҗбүри рәвештә битлек киеп йөрергә тиеш дигән гомуми күрсәтмә юк. Урыннардагы эпидемиологик вәзгыятькә карап, моны һәр төбәк аерым хәл итә. Бу турыда Россия Мәгариф министрлыгының матбугат хезмәтенә сылтама белән РИА Новости хәбәр итте. «1 сентябрьдән илдәге барлык укытучылар битлек киеп йөрергә тиеш дигән күрсәтмә юк», — диелә хәбәрдә. Шәхси саклану чаралары куллану ихтыяҗы урыннарда коронавирус белән вәзгыятькә бәйле. «Бу сорау төбәк һәм муниципаль дәрәҗәдә хәл ителәчәк»... Читать дальше...



Мәктәп режимына әзерләнү өчен психолог киңәшләре — «Ватаным Татарстан»

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 август, «Татар-информ», «Ватаным Татарстан» ). Быел балаларга яңа уку елына ияләшү аеруча кыен булачак. Соңгы дүртенче чирекне балалар онлайн рәвештә өйдә торып тәмамлады. Аннары җәйге каникул башланды. Шул рәвешле күп бала хәзер парта артында утыру, көненә 5-6 дәрес укуның нәрсә икәнен дә онытып бетерде. Кабат мәктәп режимына ничек әзерләнергә? Психолог Алсу Таҗиева белән балаларны укуга әзерләү хакында сөйләштек. — Алсу ханым, озын—озак каникулдан килгәч, иң авыры — укучыны бер урында утыртудыр, мөгаен. Читать дальше...

Әлки районына җиде мәктәп автобусы кайткан

Tatar-inform.tatar 

(Әлки, 18 август, «Татар-информ», « Әлки хәбәрләре »). Мәктәпләрнең автобуслар паркы яңара. Әлки районына җиде яңа машина кайтты. Үткән атнада Алабугада узган август киңәшмәсендә Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов район җитәкчеләренә 200 мәктәп автобусы ачкычы тапшырды. Районга җиде автобус бирелде. «Бездә 18 мәктәп автобусы бар. Алар балаларны 31 маршрут буенча 12 база мәктәбенә йөртә. Автобусларның җидесе 10 ел хезмәт итеп, гамәлдән чыгарылу вакыты җиткән иде. Менә алар урынына яңалары бирелде. Читать дальше...

Татарстанда яшәүче 100 яшьлек хәзрәткә мөфтиятнең «Бердәмлек» медален тапшырдылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 август, «Татар-информ»). 15 августта, Кайбыч районы Иске Чәчкаб авылы мәчетендә Бөек Ватан сугышы ветераны Зиннәт хәзрәт Заһидуллинның 100 яшьлек юбилеен билгеләп үттеләр. Төбәк казые Инсаф хәзрәт Җәләлетдинов, Татарстан Республикасы мөфтие Камил Сәмигуллинның тәбрикләү һәм олы рәхмәт сүзләрен җиткереп, аны Диния нәзарәтенең «Бердәмлек» медале белән бүләкләде. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итте. Чараның мәчеттә узуы очраклы түгел: Зиннәт хәзрәт аңа нигез салучы һәм аны күтәрүче булып тора. Читать дальше...

Камал театрында «Өйләнәм.tat» премьерасын әзерлиләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 август, «Татар-информ»). Камал театрында «Өйләнәм.tat» спектакленең репетицияләре бара. Спектакльнең авторы һәм режиссеры — Илгиз Зәйниев, рәссам — Геннадий Скоморохов, композитор — Эльмир Низамов. Бу турыда театрның матбугат хезмәте хәбәр итте. Спектакльдә Раннур исемле яшь журналист эксперимент ясарга була: социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә өйләнергә теләвен хәбәр итә һәм кызларны «кастингка» чакыра. «Минем белән свиданиегә барырга теләүчеләр комментарийларда языгыз», — дип игълан итә ул. Читать дальше...

«Яшьләр вакыты» автобусында килүчеләр Апас яшьләре белән очрашты

Tatar-inform.tatar 

(Апас, 18 август, «Татар-информ», «Апастово-информ» , Ләйлә Шиһабиева). Татарстан районнары буенча сәяхәткә чыккан «Яшьләр вакыты» автобусы Апаска килде. Республиканың Яшьләр эше министрлыгы һәм яшьләр берләшмәләре лидерлары район яшьләре белән очрашты. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. «Без әлегә 17 районны иңләдек. Узган ел «Автобус 14.30» маршруты вакытында төрле сораулар яңгыраган иде. Быел яшьләр төрле идеяләрен, проектларын тәкъдим итә», — диде оештыручылар. Алдынгы карашлы яшьләр лекцияләр укыды... Читать дальше...

В честь празднования Дня Республики Татарстан состоится запуск интеллектуального делового пространства «100% Татарстан»

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

Минсельхозпрод Татарстана представит инвестиционный потенциал отрасли агропромышленного комплекса на площадке «100% Татарстан»

Актаныш районында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә 74нче һәйкәл ачылды

Tatar-inform.tatar 

(Актаныш, 18 август, «Татар-инфом», «Актаныш таңнары», Филиза Сәлахова). Актаныш районының Яңа Җияш авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә, тыл ветераннары, сугыш чоры балалары хөрмәтенә һәйкәл ачылды. Бу районда 74нче һәйкәл. Стелланы төзетүдә авылдашлары Марсель Харисов оештырып йөргән. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Бөек Җиңүнең 75 еллыгына төзик дип тырышканнар. Өйдән-өйгә кереп, җәмгысы 74 мең сум акча җыелган. Калган чыгымны каплауда «Чишмә» хуҗалыгы рәисе Рафик Сәхабетдинов... Читать дальше...

Бөгелмәдә «Бу шәһәр синең белән – минеке» дигән акция уздырдылар

Tatar-inform.tatar 

(Бөгелмә, 18 август, «Татар-информ», « Бөгелмә авазы »). Бөгелмәдә Үзәк китапханәнең уку залы хезмәткәрләре «Бу шәһәр — синеке һәм минеке» дигән махсус акция уздырды. Чара туган төбәккә багышланган матур әдәбиятны һәм документаль әсәрләрне укучылар арасында популярлаштыру һәм шәһәребезнең тарихи-мәдәни мирасын саклау максатын күздә тотып оештырылган иде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Китапханәче кыскача гына 1736 елдан — татар авылы, 1741 елдан хәрби гарнизон бистәсе, ә инде 1781 елдан өяз... Читать дальше...

Аксубайда авыру кешеләрне карау күнекмәләрен үзләштерәләр

Tatar-inform.tatar 

(Аксубай, 18 август, «Татар-информ», « Авыл таңнары », Анастасия Петрова). «Нежность» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә өлкән яшьтәге, авыру һәм чит кеше тәрбиясенә мохтаҗ булган өлкәннәрне һәм инвалидларны карау буенча стационар алмаш технологияне уңышлы гамәлгә ашыралар. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Үзәктә «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында «Кайгырту мәктәбе» үз эшен дәвам итә. Бүлеп бирелгән акчага кабинет җиһазландырылган, тернәкләндерү җиһазлары һәм техник чаралары сатып алынган. Читать дальше...

Хәбиров: "Куштауны бирәм, Торатауны калдырам — компромисс булыр дип уйлаган идем. Ялгышканмын"

Azatliq.org 

Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров дүшәмбе кич Куштауны яклаучыларның бер өлеше белән очрашты. Җыелышта шулай ук Куштау шиханын эшкәртергә җыенган "Сода" ширкәте вәкилләре дә бар иде.

Әлмәт театры 76нчы сезонның беренче спектаклен гадәти булмаган форматта тәкъдим итте

Tatar-inform.tatar 

(Әлмәт, 18 август, «Татар-информ», « Әлмәт таңнары »). Әлмәттә бу сезонның беренче спектаклен гадәти булмаган форматта тәкъдим иттеләр. Ачык һавада спектакль күрсәтү вазгыятькә бәйле. Шуңа да ул Роспотребнадзор таләпләре буенча битлекләрдә, перчаткаларда узды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Сүз уңаеннан, «Хыял йорты» спектаклендә дә болар чагылыш тапты. Көн салкынча булуны истә тотып, театр тамашачыларны тулысынча кайгырткан иде. Тамашачылар өсте ябулы «зал"да тамаша кылды, җылы одеяллар, йомшак мендәрләр дә әзерләнгән иде. Читать дальше...


Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Даниил Медведев

Без защиты: как Медведев и Хачанов проиграли свои матчи в Риме






Токаев назвал покушение на премьера Словакии Фицо подлым терактом

Активисты партии «Единая Россия» г.о. Жуковский отправили гуманитарную помощь руководителю Местного отделения «Молодой Гвардии» Денису Грибанову.

В Москве пройдёт фестиваль «Небо»

Не пейте эти помои: названы марки кофе, которые не стоит брать даже по акции