Татарстанда тәүлек эчендә коронавирусның 87 очрагы ачыкланган
(Казан, 31 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда узган тәүлектә коронавирусның тагын 87 очрагы теркәлгән, шул исәптән берсе читтән кертелгән. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, утыз бер кеше хастаханәгә салынган, 56 кеше өйдә дәвалана. Авыручыларның күбесе 60 яшьтән 70 яшькә кадәр һәм 30дан 50 яшькә кадәр булганнар арасында — 23 һәм 21 кеше. Инфекция йоктыручылар арасында ике балигъ булмаган бала бар. 90 яшьтән өлкәнрәкләр юк. Авыручыларның күбесе Казанда теркәлгән, анда 38 кеше чир йоктырган. Читать дальше...