Ак төсле «КАМАЗ» машиналары биегән видео челтәрдә таралды
(Чаллы, 3 март, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). «КАМАЗ» заводы ак төсле «КАМАЗ» машиналары пианист Денис Мацуев уйнаган көйгә биегән видеоны күрсәтте. Бу тамашаны беренче «КАМАЗ» машинасын ясауга 45 ел тулуга багышланган тантанада күрсәттеләр. Анда Денис Мацуев Григорий Свиридовның «Вакыт, алга!» композициясен тере тавышка башкара. Көй яңгыраганда, экранда ак йөк машиналары биюе күрсәтелә, шоферлар клаксоннарга синхрон һәм ритмлы итеп басып ала. Бу вакытта фейерверклар атыла. Бию йөк машиналарының... Читать дальше...