Баулы районының ике авылында фельдшер-акушерлык пунктында капиталь ремонт булачак
(Баулы, 8 март, «Татар-информ», « Баулы-информ », Ләйсән Галимова). 2021 елда Баулының Бакалы һәм Ваешур авылларында фельдшер-акушерлык пунктлары капиталь ремонтланачак. Покров-Урыстамак авыл җирлеге башкарма комитеты мәгълүматы буенча, Бакалыдагы ФАП бинасы 2004 елда төзелгән. Бина 50 процентка таушалган. Бу фельдшер-акушерлык пунктында Рәмилә Фомина эшли. Ул Бакалы һәм Кит-Озеро авылларында яшәүче барлыгы 128 кешегә хезмәт күрсәтә. Ваешур авылында фельдшер-акушерлык пунктында Нина Пронина эшли. Читать дальше...