Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Март
2021

Новости за 14.03.2021

Бөтендөнья татар конгрессы Нәҗибә Ихсанова вафатына бәйле кайгы уртаклашу белдерде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 март, «Татар-информ»). Бөтендөнья татар конгрессы Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы халык артисты Нәҗибә Ихсанованың вафаты сәбәпле , кайгы уртаклаша. «Бөтендөнья татар конгрессы мәрхүмәнең туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша һәм сабырлык тели. Бу милләтебез өчен зур югалту», диелгән кайгы уртаклашу хәбәрендә . Исегезгә төшерәбез, хушлашу мәрәсиме, иртәгә, 15 мартта 11.00 сәгатьтә Камал театры каршындагы мәйданда үтәчәк.

15 марттан Төркиягә керү кагыйдәләре үзгәрә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 март, «Татар-информ»). 15 марттан чит илләрдән Төркиягә килүче гражданнар илгә керү хокукын бирә торган анкеталарны электрон форматта тутырырга тиеш булачак. Төркиянең «Анадолу» агентлыгы хәбәр иткәнчә, моңа кадәр әлеге анкеталарны кәгазьдә тутыралар иде. Анкетада гражданнар үзләре хакындагы мәгълүматларны һәм Төркиядә үзләре яшәячәк адресны күрсәтергә тиеш. Электрон анкеталарны Төркия Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында (register.health.gov.tr) тутырырга мөмкин. «Форма юлга кузгалырга 72 сәгать кала тутырылырга тиеш. Читать дальше...

Гамалея үзәге башлыгы кемнәргә коронавируска каршы прививка ясатырга ярамавын әйтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 март, «Татар-информ»). Гамалея үзәге директор Александр Гинцбург белдергәнчә, әлегә анамнезда авыр аллергияләр (ангионевротик шешенү яки билгесез сәбәпләргә бәйле анафилактик шок) вакытында коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясатырга киңәш ителми. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә. «Анамнезда ангионевротик шешенү яки билгесез сәбәпләргә бәйле анафилактик шок рәвешендәге аллергия өзлегүләреннән интеккән кешеләргә моны киңәш итмәс идем», - дип белдерде Гинцбург «Соловьёв Live»... Читать дальше...

Салым органнары банк сере белән киңрәк танышу мөмкинлегенә ия булачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 март, «Татар-информ»). 17 марттан Россиянең салым органнары банк сере белән киңрәк танышу мөмкинлегенә ия булачак. Әлеге яңалыкның максаты – гражданнар һәм предприятиеләрнең акча агымнарына контрольне көчәйтү. Бу декларацияләнмәгән керемнәрнең күләме турында тиешле нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирәчәк. «Банклар мөрәҗәгать килгәннән соң өч көн эчендә салым хезмәткәрләренә клиентларның паспорт күчермәсен, акчадан файдалану өчен ышаныч язуы копиясен, счет ачу өчен килешү һәм аны ябу өчен гаризаның күчермәсен... Читать дальше...



Татар музыкасында Сара Садыйкова дәвере - «Татарстан» журналы

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 март, «Татар-информ», «Татарстан» , Мөршидә Кыямова). Сәхифәбезнең бүгенге каһарманы – тәүге татар операсы «Сания»дә Сания партиясен башкарган шәхес, профессиональ җыр сәнгатенә нигез салу­чыларның берсе, милләтебезгә тәүге тангоны бүләк иткән, татарның беренче хатын‑кыз композиторы Сара Садыйкова. Ул – феноменаль шәхес. Колоратур сопрано тавышлы опера солисты булуыннан тыш, бик шәп драма артисты һәм халык күңелен яулап алган музыкаль әсәрләр авторы да. Аның җырлары профессиональ сәхнәләрдә дә... Читать дальше...

Россиядә очучылар һәм шахтерларга өстәмә түләүләрне исәпләү кагыйдәләрен аңлаттылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 март, «Татар-информ»). Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында очучылар һәм шахтерларның пенсияләренә өстәмә түләүләрнең ни рәвешле формалашачагын аңлаттылар. Бу хакта «Российская газета» яза. Ведомствода искәртүләренчә, өстәмә түләүләрнең күләме Россиядә бер елда уртача айлык хезмәт хакының үсеш индексына бәйле булачак. Министрлык тәкъдим иткәнчә, 2020 ел өчен әлеге күрсәткеч 1,06га тигез. Бу узган елда очучылар һәм шахтерларның уртача айлык хезмәт хакы 106 процентка арту белән бәйле. Читать дальше...

Тольятти татарлары «Язлар моңы» фестиваленә әзерләнә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 март, «Татар-информ»). Тольятти шәһәренең милли-мәдәни мохтарияте оешуга 20 ел һәм Самара өлкәсенең 170 еллыгына әзерләнү кысаларында 2021 елның 4 апрелендә «Язлар моңы» дип аталган ачык шәһәр фестивале була. Тольятти шәһәренең татар милли-мәдәни мохтарияте хәбәр иткәнчә, фестиваль татар халкының ана телен, милли җыр-моңнарын саклап калу һәм киләчәк буыннарга тапшыру нисбәтендә сигезенче тапкыр оештырыла һәм «Уйнагыз, гармуннар», «Милли бию», «Татар җыры» номинацияләрен үз эченә ала. Фестиваль... Читать дальше...

Нурлатцы разгулялись на переломе масленичной недели

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

В четвертый день Масленицы, который в народе называют разгуляем, сотрудники культурно-досугового центра «Грани» провели народные игры и забавы для воспитанников детского сада «Росинка».

Түбән Камада «Яттан сөйлә Тукай шигырьләрен...» муниципаль бәйгесе игълан ителде

Tatar-inform.tatar 

(Түбән Кама, 14 март, «Татар-информ»). Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу һәм Туган телләр елы уңаеннан, Түбән Камада «Яттан сөйлә Тукай шигырьләрен, — шушы булыр иң зур бүләгең!» муниципаль бәйгесе башланды. Конкурс өч этапта үткәрелә. 1 марттан 20 мартка кадәр узачак беренче этапта гаризалар, MP4, MPEG, AVI, MOV форматындагы видеоязмалар (горизонталь төшерелгән) кабул ителә. Конкурста катнашучылар Тукай әсәрләрен татар һәм рус телләрендә сөйли ала. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. Читать дальше...

Самара өлкәсенең Гали авылында «Халкым минем» муниципальара иҗади фестивале була

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 март, «Татар-информ»). 3 апрельдә Самараның Гали авылы мәдәният йортында Самара губерниясенең 170 еллыгына һәм кешенең галәмгә беренче тапкыр очуына 60 ел тулуга багышланган «Халкым минем-2021» татар муниципальара иҗади фестивале узачак. Фестиваль 2021-2025 елларга Самара өлкәсе муниципаль районының «Похвистнево районында мәдәниятне үстерү» максатчан программасын үтәү кысаларында уздырыла. Бу турыда «Самара татарлары» сайтында хәбәр ителә. «Халкым минем» муниципальара иҗат фестивале татар милли иҗатын үстерүгә... Читать дальше...

Октябрьский шәһәренең татар гимназиясенә Шакирҗан Гатиатуллинның портреты тапшырылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 март, «Татар-информ»). Башкортстанның Октябрьский шәһәренең 11нче татар гимназиясенә Советлар Союзы Герое Шакирҗан Гатиатуллинның портреты тапшырылды. Бу бүләкне герой исемен йөрткән мәктәпкә шәһәр ветераннар советы тапшырды. Геройның яңа портретын тапшыруга багышланган тантаналы чара мәктәпнең тарихи туган якны өйрәнү музеенда узды. Анда ветераннар советы вәкилләре, мәктәп укучылары һәм укытучылар катнашты. Бу турыда «Туган як» газетасы хәбәр итә. Бөек Ватан сугышы башланган чорда Октябрьский шәһәре булмаган. Читать дальше...

"Шәҗәрәне ике яктан да ясаталар, феминизм чоры бит"

Azatliq.org 

Шәҗәрә төзүне нидән башларга? Үзең генә аны башкарып чыгып буламы? Архивлар ник интернетка чыгарылмый? Нәсел агачын төзүгә күпме акча кирәк? Бу хакта шәҗәрә төзү осталары - Чаллыдан Дамир Шәйхетдинов, Уфадан Тимур Мөхтәров һәм Казаннан Рамил Гаптрәхимов белән сөйләштек.


Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Ролан Гаррос

Прямая трансляция матча Рыбакиной с победительницей четырех "Больших шлемов"






Почти 100 тыс. человек посетили фестиваль "Лето в Москве. Все на улицу!" за день

За Сальниковой по-прежнему не угнаться!

Жители Воскресенска прошли диспансеризацию в парке «Кривякино»

Синоптики предупредили о выпадении 65% месячной нормы осадков в Москве