Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Март
2021

Новости за 23.03.2021

«Татарстан» журналында Фердинанд Сәлаховның тормыш кагыйдәләре чыкты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 март, «Татар-информ», «Татарстан» , Руфия Фазылова). Фердинанд Сәлахов 1955 елның 15 сентябрендә Апас районы Чүри‑ Бураш авылында туган. Апас урта мәктәбен тамамлагач, Казан дәүләт медицина универси­тетына укырга керә. Анда дүрт курс укыганнан соң, армия хезмәтенә китә. Хәрби хезмәттән кайткач, Ка­зан дәүләт консерваториясенә — Зөләйха Хисмәтуллина классы­на укырга керә. Өченче курстан Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә эшли башлый. Шуннан соң Татар дәүләт опера һәм... Читать дальше...

Тубыл шәһәренең себер-татар мәдәният үзәгендә «Хатын-кыз галәме» күргәзмәсе ачылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 март, «Татар-информ»). Төмән өлкәсенең Тубыл шәһәре себер-татар мәдәният үзәгендә фотограф Гали Сәетовның «Хатын-кыз галәме» күргәзмәсе ачылды. Фотокүргәзмәдә төрле елларда төшерелгән милли бәйрәмнәр, хатын-кызлар фоторәсемнәре урын алган. Төмән татарларының «Яңарыш» сайты хәбәр иткәнчә, Себер татар автономиясе рәисенең урынбасары Илтус Уразмамәтов кызыклы, игътибарга лаек фотосурәтләрне туплап, китап итеп чыгарырга кирәк, дигән, уңышлар теләгән. Себер-татар мәдәният үзәге җитәкчесе... Читать дальше...

Татарстаннан ике команда «Киләчәк укытучысы» конкурсында җиңде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 март, «Татар-информ»). Санкт-Петербургта «Россия — мөмкинлекләр иле» президент платформасы проектларының берсе «Киләчәк укытучысы» һөнәри конкурсы финалы тәмамланды. Татарстаннан ике команда да «Киләчәк укытучысы» конкурсында җиңүче булды. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр иткәнчә, Бөгелмә районының 2 нче лицее (Елена Дубровина, Наталья Бронникова, Ирина Черникова) һәм Иннополис мәктәбе (Мария Владыкина, Алсу Сәгыйтова, Дмитрий Шакирҗанов) командасы җиңү яулады. Бәйгедә педагоглардан... Читать дальше...



Кош гриппыннан зыянны компенсацияләү буенча материаллар Финанс министрлыгына бирелгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Узган елда Татарстанда кош гриппы китергән зыянны компенсацияләү буенча материаллар Финанс министрлыгында карала.  ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә әйтте. Татарстанда узган елда кош гриппыннан зыян 200 млн сумнан артык дип исәпләнелә.  Былтыр Мөслим, Чүпрәле, Буа районнарында крестьян-фермер хуҗалыкларында зыян 5 млн сум, Яшел Үзәннең «Залесный» агрофирмасында 200 мең сум тәшкил итүен искәртте. Читать дальше...

Ульяновск өлкәсендә «Ата капиталы» бирелә башлый

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 март, «Татар-информ»). Ульяновск өлкәсендә быелдан «Ата капиталы» («Губернаторский отцовский капитал») бирелә башлый. Өченче һәм аннан соңгы балалары туар алдыннан аталарга 150 мең сум акча бирү каралган. Өлкә Губернаторы Сергей Морозовның әлеге инициативасын тормышка ашыру өчен өлкә бюджетыннан 300 миллион сум акча бүленәчәк. Бу турыда «Өмет» газетасы хәбәр ителә. Белгечләр фаразлавынча, әлеге ярдәм нәтиҗәсендә кимендә ике мең гаиләдә туучылар санының артуы көтелә. Ана капиталы программасы 2026 елның ахырына кадәр озайтылды. Читать дальше...

Түбән Камада бала тудыру йорты ачылуга 45 ел булган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 март, «Татар-информ»). Кичә Түбән Камада бала тудыру йорты ачылуга нәкъ 45 ел булган. Ул чакта бала тудыру йорты 150 ятакка исәпләнгән булган, биредә 2 физиология һәм 1 обсервация бүлеге булган, яңа туган һәм имгәнгән балаларны тәрбияләү өчен палаталар бүлеп бирелгән. Ул вакытларда шәһәрдә елына 3 500 дән артык бала дөньяга килгән, туучылар саны күп булган. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. Галина Исмәгыйлева баш табиб булып эшләгән. Аның катнашы белән шәһәрдә беренче бала тудыру йорты гына түгел... Читать дальше...

Бөгелмә районы мөхтәсибәте«Азан-2021» бәйгесен үткәрде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 март, «Татар-информ»). Шушы көннәрдә Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы мөхтәсибәте Татарстан Республикасы Көньяк-Көнчыгыш казыяте мәчетләре арасында «Азан-2021» бәйгесен үткәрде. Бөгелмә Үзәк мәчетендә узган әлеге бәйге балалар һәм олылар арасында Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында оештырылды һәм катнашучыларның татар мәкаме белән азан әйтүләре белән аерылып торды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә. Азан әйтү ярышында Бөгелмә... Читать дальше...

Башкортстанның Заһит авылында Нәүрүз бәйрәме булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 март, «Татар-информ»). Шушы көннәрдә Башкортстанның Архангель районы Заһит авылында Нәүрүз бәйрәме булды. Бәйрәмдә читтә яшәгән авылдашлардан башка, Татарстанның Башкортстандагы Даими вакиле Йосып Диһанша улы Якубов, «Ак калфак» оешмасының Башкортстан бүлеге җитәкчесе Люция Ябир кызы Вафина, Башкортстан Республикасы татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Заһир Хәкимов һәм Архангель районы хакимияты җитәкчелеге катнашты. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә. Читать дальше...

Чирмешән районында иң күп макулатура һәм пластик җыючыларга велосипед бүләк иттеләр

Tatar-inform.tatar 

(Чирмешән, 23 март, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән» , Кадрия Гамирова). Чирмешән кадетлар мәктәп-интернатының 8нче сыйныф укучысы Рамил Нишанов белән Чирмешәннең 1нче мәктәбенең 3 нче сыйныф укучысы Рамазан Лотфуллиннар быел җәен бүләк ителгән велосипедларда җилдерәчәк. Мәктәп укучылары арасында игълан ителгән «Чиста авыл синнән башлана» район акциясенә йомгак ясалды. Балалар 2020 ел дәвамында 80 тоннадан күбрәк макулатура һәм 13 тоннадан күбрәк пластик җыйган. «Сез бик файдалы эш башкарасыз, рәхмәт. Читать дальше...

Актаныш волейболчылары Рушат Гыйльмуллин исемен мәңгеләштерде

Tatar-inform.tatar 

(Актаныш, 22 март, «Татар-информ», «Актаныш-информ» , Лилия Бәхтиева). Актанышта вакытсыз арабыздан  киткән спортчы, волейбол буенча сигез тапкыр Татарстан Республикасы чемпионы булып танылган Рушат Гыйльмуллин истәлегенә ир-егетләр арасында беренче ачык волейбол турниры узды. Спортчы истәлегенә гамәлләштерелгән турнирда Актаныш, Азнакай, Бакалы командалары катнашты. Волейбол турнирында катнашкан, уеннарны тамаша кылырга килгән һәркемне Рушатның баннердагы зур фотосурәте каршы алды. Татарстан... Читать дальше...


Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Теннисистка Калинская впервые вошла в топ-20 рейтинга WTA






Экс-игрок Ещенко хочет встретиться с форвардом "Спартака" Промесом

В Уфе завершились Всероссийские сборы с главными государственными инспекторами по пожарному надзору субъектов РФ

Дело "Кухни на районе" рассмотрит Люблинский суд Москвы

Капитальный ремонт фасада дома на Светлой улице завершили в Воскресенске