Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Сентябрь
2021

Новости за 13.09.2021

Түбән Камада Стахеевлар фестивале булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ»). Түбән Камада дүртенче тапкыр Казанның Изге Ана иконасы чиркәвендә православие динендәгеләрнең «Верую» Стахеевлар фестивале узды. Быел бәйрәм Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына һәм Түбән Каманың 55 еллыгына багышланган иде. Бу хакта НТР хәбәр итә. Фестиваль Түбән Кама муниципаль районының гына түгел, Казан, Яр Чаллы, Баулы, Яңа Чишмә, Ютазы, Саба һәм Биектау районнарының иң яхшы фольклор һәм халык коллективларын җыйды. Бу хакта НТР матбугат хезмәтенә... Читать дальше...

Башкорстанда «Идел» татар һәм башкорт җыры фестиваленә гаризалар кабул ителә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ»).1 октябрьгә кадәр «Идел» татар һәм башкорт җыры халыкара фестиваль-конкурсына гаризалар кабул итү бара. Проектта югары һәм урта махсус уку йортларының сәнгать бүлеген тәмамлаучылар һәм студентлар башкорт яисә татар телендә җыр башкарып катнаша ала. Өч яшьтән алып унбиш яшьлек балалар өчен махсус номинация бар. Бу турыда « Башинформ » хәбәр итте. Катнашкан өчен оештыру кертеме таләп ителми. Анкета тутырып, югары сыйфатлы аудио- һәм видеофайлларны idelfestival@gmail.com.... Читать дальше...

Түбән Новгород өлкәсендә яшәүче татар фермеры: Кайвакыт без табигать алдында көчсез

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ»). Түбән Новгород өлкәсенең « Туган як » газетасында Ринат Сөннәтовның авыл хезмәттчәннәренә багышланган язмасы чыкты. Аграр белгечләр бер авыздан агымдагы елның авыл хуҗалыгы өчен авыр булуын искәртә. «Игеннәр башка елдагыча шаулап үсәлмәде. Кайбер басуларга бер тамчы да яңгыр суы төшмәде. Быелгы корылык гектарыннан 15-18 центнерлап кына уңыш җыеп алырга мөмкинлек бирә. Бу узган елга караганда ике тапкырга кимрәк. Басуларны тукландырып тормасак, корткычлардан сакламасак, монысы да булмас иде», — ди алар. Читать дальше...

Татарстанда сайлау хокуклары үтәлешенә багышланган кайнар элемтә эшли башлады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда гражданнарның сайлау хокуклары үтәлеше мәсьәләләренә багышланган кайнар элемтә ачылды. Татарстан Республикасының кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, республика халкы шушы номерга шалтыратып, хокук бозулар турында әйтә ала. Белгечләр белән элемтә номеры: +7 (939) 345-37-50. 16 сентябрьгә кадәр шалтыратулар иртәнге тугыздан кичке алтыга кадәр кабул ителә, ә 17-19 сентябрьдә — иртәнге сигездән кичке сигезгә кадәр ... Читать дальше...

Язучылар берлегендә әдәби премияләргә кандидатлар күрсәтүгә багышланган утырыш була

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ»). 15 сентябрьдә 14.00 сәгатьтә Татарстан Язучылар берлегендә проза, поэзия, балалар әдәбияты һәм әдәби тәнкыйть остаханәләренең берләштерелгән утырышы була. Берлекнең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, утырышның көн тәртибендә Гаяз Исхакый, Фатих Хөсни, Җамал Вәлиди, Һади Такташ, Абдулла Алиш исемендәге әдәби премияләргә кандидатлар күрсәтү була.

Ульяновскидан Зәйтүнә Бирюкова: Туган телебезне балаларга тапшыру бурычы йөкләнгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ»). Ульяновск өлкәсенең « Өмет » газетасында Р. Нигъмәтле милли активист Зәйтүнә Бирюкова турында яза. Ачык йөзле, ягымлы, киң күңелле, олы йөрәкле һәм ярдәмчел Зәйтүнә Муталлиб кызы Бирюкованы Радищевода белмәгән һәм хөрмәт итмәгән кеше юктыр инде. Ул бөтен гомерен тырыш, намуслы хезмәткә, гаилә учагын саклауга багышлаган үрнәк татар-мөселман хатын-кызларының берсе. Нәсел тамырлары данлыклы Зур Чирекле авылына барып тоташкан Зәйтүнә Муталлиб кызы 1951 елның... Читать дальше...

Сириянең дин эшләре министры Санкт-Петербургның Җәмигъ мәчетендә вәгазь укыды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ»). Санкт-Петербургның Җәмигъ мәчетендә Сирия Гарәп Республикасының дин (вакыф) эшләре министры Мөхәммәд Абдель-Саттар Әс-Сәед вәгазь сөйләде. Россия мөселманнары Дини җыенының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, ул мәчеткә җыелучылар алдында чыгыш ясады. Министр сүзләренчә, Көнбатышта Сириядәге исламчыл төркемнәрне ислам вәкилләре итеп күрсәтергә тырышалар. «Россия дини оешмалары белән бергәләп моңа каршы торырга кирәк», — диде Әс-Сәед. Министр ассызыклаганча, террорчылык... Читать дальше...



2022 елдан йөклелек һәм бала тапкан өчен пособиеләр автомат рәвештә исәпләнеләчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Киләсе елдан йөклелек һәм бала тапкан өчен, бала туганнан соң бер тапкыр бирелә торган пособиеләр эшләүче гражданнарга проактив режимда билгеләнәчәк. Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, әлеге төр түләүләрне алыр өчен гариза язарга кирәк булмый. Моннан тыш, хезмәткәрләрнең вакытлыча эшкә яраксызлык турындагы бюллетеньнәре электрон форматка күчерелә. Шул сәбәпле... Читать дальше...

Татарстанда тагын биш кеше коронавирустан үлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда яшәүче тагын дүрт хатын-кыз һәм бер ир-ат коронавирус корбаны булган. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, 1941, 1947, 1949 һәм 1989 елда туган хатын-кызлар, 19578 елда туган ир-ат коронавирустан үлгән. Шулай итеп, пандемия башланганнан бирле, Татарстанда барлыгы 709 кеше коронавирустан вафат булды.

Дзержинск Җәмигъ мәчете имамы кырда корылган мәчеттә хәрбиләр белән очрашты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ»). Дзержинск шәһәре Җәмигъ мәчетенең имамы Гомәр хәзрәт Мостафин Россия Федерациясе һәм Беларусь Республикасы хәрби көчләренең «Көнбатыш-2021» уртак стратегик өйрәнүләрендә катнашучы хәрбиләр белән очрашкан. Өйрәнүләр Түбән Новгород өлкәсенең Мулино полигонында уза. Биредә вакытлыча кыр мәчете корылган. Гомәр хәзрәт катнашучы илләрнең мөселман өммәтендәге хәрбиләре белән очрашты, дип яза Россия Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте. Хәзрәт хәрбиләргә Ислам нигезләре турында сөйләде... Читать дальше...

Камал театры Санкт-Петербургта «Биш кич» фестивалендә катнаша

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ»). 21 сентябрьдән 25 сентябрьгә кадәр Санкт-Петербургта Александр Володин исемендәге «Биш кич» Театр фестивале уза. Монда Мәскәү, Караснодар, Пермь крае һәм Татарстанның әйдәп баручы театрлары үз спектакльләрен күрсәтәчәк. 21 сентябрь көнне фестивальне Камал исемендәге татар дәүләт академия театры ачып җибәрә. Бу көнне Алексадр Володинның «Биш кич» пьесасы буенча Айдар Җаббаров әзерләгән спектакль Брянцев исемендәге Яшь тамашачы театрында куелачак. Бу хакта Татарстан... Читать дальше...

Дәүләт Советы социаль ипотека өчен ана капиталын куллануны гадиләштерергә тәкъдим итә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ», Дарья Сәйфиева). Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Торак сәясәте Комитеты социаль ипотека өчен ана капиталын куллану турында мөрәҗәгатьне Хөкүмәткә тапшырырга әзерли. Документ социаль ипотекада катнашу гражданнарга ана капиталы сертификатын куллануны гадиләштерүгә кагыла. Бу хакта комитетның Чистай районында узган күчмә утырышында әйтелде. Министрлар Кабинеты ана капиталын (аның бер өлешен) торак хәлен яхшырту өчен куллану кагыйдәләренә үзгәрешләр керткәннән соң... Читать дальше...

Татарстанда «Кайтам» Бөтенроссия форумы ачылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ»). Лаеш районында «Звездный» укыту һәм савыктыру үзәге базасында «Кайтам» Бөтенроссия форумы ачылды. Чарада аграр юнәлеш буенча белем алучы 150 студент катнаша, аларның 70е — Россиянең 35 төбәгеннән, 80е — Татарстаннан. 600 катнашучы «Авыл  көче» кушымтасы аша онлайн тоташтырылган. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте. Ачылу «Кайтам: дипломнан алып хезмәт хакына кадәр» темасына түгәрәк өстәл форматында узды. Читать дальше...

Эшләүче пенсионерларның пенсиясен индексацияләү проекты Думага тәкъдим ителде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ»). КПРФ фракциясе депутатлары төркеме партиянең рәисе Геннадий Зюганов җитәкчелегендә Дәүләт Думасына яңа закон проекты кертте. Әлеге проект эшләүче пенсионерларның пенсияләрен 2022 елның 1 гыйнварыннан индексацияләү турында. Документ парламентның түбән палатасы мәгълүматлары электрон базасында урнаштырылган. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте. Инициатива авторлары исәпләгәнчә, закон проектын 2022 елда гамәлгә кую өчен Россия Федерациясенең Пенсия фонды бюджетыннан 681,3 миллиард сум акча кирәк булачак. Читать дальше...

Татарстанда яшен, томан һәм көчле җил көтелә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ»). Сишәмбе көнне Татарстан территориясендә һава торышының бозылуы көтелә. Республикада яшен һәм көчле җил булачак. Төнлә һәм иртәнге сәгатьләрдә Татарстанның кайбер районнарында томан төшәчәк, ә көндез һәм кич урыны белән яшен булуы мөмкин. Бу хакта Татарстанның гидрометеорология үзәге кисәтә. Көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитүе ихтимал. Шулай ук синоптиклар якын тәүлекләрдә җылы һава сакланасын әйтә. Төнлә белән температура 10-15 градус җылы... Читать дальше...

Янында Covid-19 белән авыручылар булса, Путин үзе дә карантинга китү ихтималын әйтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин янындагы кешеләр коронавирус йоктырса, үзенең дә карантинга китү ихтималы турында әйтте. Бүген паралимпиадачылар белән очрашу вакытында ул шул хакта белдерде. «Бездә, кызганычка каршы, табиблар өйрәнгәнчә, хәтта минем янымдагыларның да әлеге Covid-19 белән проблемалар чыгып тора», — ди дәүләт башлыгы. ТАСС шул хакта хәбәр итә. «Тиздән минем үземә дә карантинга китәргә туры киләчәк, бик күп кеше авырый», — диде Путин. Президентның... Читать дальше...

Нурлат районында бер гаилә газ белән агуланган, ире һәлак булган, хатыны хастаханәдә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Бүген кичке 15 сәгать 15 минутта Татарстан Республикасының Нурлат районы Төрнәс авылындагы шәхси йортта ике кеше сөрем газы белән агуланган, дип фаразлыйлар. 61 яшьлек ир-ат вафат, ә 55 яшьлек хатын-кыз Нурлат үзәк район хастаханәсенең реанимация бүлегенә озатылган. Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән агентлыкка хәбәр итүләренчә, аңа тиешле ярдәм күрсәтелә. Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана. Россиянең Гадәттән... Читать дальше...

Татарстан Дәүләт торак фонды республика территорияләрен комплекслы үстерүдә катнаша

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ»).Татарстан Хөкүмәте Республика Президенты каршындагы Дәүләт торак фондын регионның территорияләрен комплекслы үстерү карарын гамәлгә кую эшенә вәкаләтле итте. Фондка 30 көн эчендә Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы белән берлектә Татарстан Республикасында территорияләрне комплекслы үстерү проектларын гамәлгә куючы затлар белән хезмәттәшлек итү регламентын эшләргә киңәш ителде. Бу хакта Татарстан Республикасының Министрлар Кабинеты карарында әйтелә. Читать дальше...

Новости России
Москва

Российский турист напился и улегся спать на карнизе второго этажа музея, шокировав прохожих


Сайлауның соңгы көнендә Казанда Фирдүс Тямаев һәм «Ума Турман» чыгыш ясаячак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ», Егор Никитин). Дәүләт Думасы сайлауларының соңгы көнендә — 19 сентябрьдә Казанның «Ак Барс Арена» стадионы каршындагы мәйданда Татарстанның һәм Россиянең эстрада йолдызлары катнашында зур концерт булачак. Концерт мәйданына бушлай керү хокукын сайлау участокларында тавыш бирүче казанлыларга тапшырылган «Мин тавыш бирдем» беләзекләре тәэмин итә. Бу хакта эшлекле дүшәмбе барышында Казан мэриясендә әйттеләр. Казан Башкарма комитеты Аппараты җитәкчесе Булат Алеев сүзләренчә... Читать дальше...

Татарстан Республикасының ДОСААФ оешмасына яңа җитәкче билгеләнде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Бүген республиканың Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары, ДОСААФ Татарстан Республикасы региональ иҗтимагый дәүләт оешмасы берлеге рәисе Рөстәм Нигъмәтуллин ДОСААФ оешмасының яңа җитәкчесен коллектив белән таныштырды. Бу вазифага Татарстан Республикасының элеккеге прокурор урынбасары генерал-майор Сергей Старостин билгеләнде.  Бүгеннән ул Татарстан Республикасы ДОСААФ оешмасы рәисе вазифаларын башкаручы булып санала. Аның кандидатурасын... Читать дальше...

Нариман авылында мәчет ачылды

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

Якташлары Мөхтәр Хәмәтов инициативасы белән башланган проект авылдашлар, иганәчеләр һәм авыл җирлеге башлыгы ярдәме белән гамәлгә ашырылган.

Фәүзия Бәйрәмова: "Төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыятенең киләчәген корылтайда хәл итү кирәк"

Azatliq.org 

Язучы һәм төбәк тарихын өйрәнүче Фәүзия Бәйрәмова Бөтентатар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте җитәкчелеге мәсьәләсен Казанда корылтай уздырып хәл итәргә кирәк дип саный.


Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Свентек выиграла титул WTA в Мадриде






Певица Савельева забрала сына у Сафонова в Израиле и улетела в Россию

Из-за репетиции Парада Победы пробки в Екатеринбурге достигли 9 баллов

В Москве прошла встреча Игоря Маковского с фондом "Энергия русского духа"

"Работа.ру": россияне хотели бы зарабатывать от 140 тысяч рублей в месяц