Азнакайда яшәүчеләрне спорт мәктәпләренә «Ачык ишекләр» көненә чакыралар
(Азнакай, 2 сентябрь, «Татар-информ», «Азнакай-информ» , Таңсылу Саниева). 3 сентябрьдә 16.00 сәгатьтә районның спорт мәктәпләрендә «Ачык ишекләр» көне уздырыла. Чарага ата-аналар һәм балаларны чакырып калалар. Алар «Лидер» спорт мәктәбе Нефтьчеләр урамы, 29нчы йорт («Чатыр-Тау Арена» универсаль спорткомплексы), «Юбилейный» спорт мәктәбе Солтангалиев урамы, 21Б («Юбилейный» стадионы), «Сокол» спорт мәктәбе Солтангалиев урамы, 21А (боз сарае), «Барс» спорт мәктәбе Актүбә бистәсендә Лесная урамы, 7А адресы буенча урнашкан.