Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Декабрь
2021

Новости за 13.12.2021

Чаллы мэры шартлау булган йортта ремонт эшләре белән танышты

Tatar-inform.tatar 

(Чаллы, 13 декабрь, «Татар-информ», «Шәһри Чаллы» ). Бүген Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев 48/20 йортының ремонт барышы белән танышты. Хәзерге вакытта биредә барлык төзелеш конструкцияләре торгызылган яки алыштырылган. Шулай ук йортта җылылык бирелгән, бизәкләү эшләре тулы куәттә бара. Тышкы яктан агымдагы елның 25 октябрендә булган фаҗига турында берни дә искә төшерми. Мэр 11 подъездның барлык фатирларын тикшерде, эшчеләр белән аралашты. Исегезгә төшерәбез, йортны торгызу белән «Профит» Компанияләр төркеме шөгыльләнә. Читать дальше...

Ярославльдә Татар мәдәнияте көне булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ»). Ярославль шәһәренең А. М. Добрынин исемендәге мәдәният йортында «Исәнме, күрше» дип аталган татар мәдәнияте көне узды. Чараны Ярославль өлкә «Мирас» татар мәдәни үзәге һәм «Ак калфак» хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы оештырган. Ярославль җирендә төрле милләт кешеләре дус һәм тату яши. Бу чараны якташлары — Куйбышев өлкәсендә (хәзер Самара) туып-үскән Әхмәров Әхмәт Ибәтулла улына багышлаганнар. Ярты гасыр элек шин заводының гади эшчесе Әхмәт Ибәтулла улы Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек булган... Читать дальше...

Татарстанда буран һәм 14 градуска кадәр салкын көтелә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ»). 14 декабрьдә Татарстанда көндез буран көтелә, бераз кар явачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә. Аязучан болытлы һава торышы булачак, төнлә явым-төшем күзәтелми. Талгын җил исәчәк. Төнлә термометр баганалары -11...-6 градус чикләрендә торачак. Республиканың көнчыгыш өлешендә -14 градуска кадәр салкынайта. Көндез -8... -3 градус фаразлана. Юлларда көчле бозлавык саклана.

Хезмәт министрлыгы 2022 елда пенсияләрне индексацияләү буенча тәкъдимнәр әзерли

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ»). Эшләмәүче россиялеләрнең иминият пенсияләренең үсеш темплары алты ел эчендә инфляциядән 9 процентка артып киткән. Бу хакта Россия Хезмәт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. «2021 елда бәяләрнең югары үсешен бер дәрәҗәгә китерү өчен, Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә, 2021 елның сентябрендә 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү бирелде. 2021 елның гыйнварында пенсияләрне инде үткәрелгән индексацияләүне исәпкә алып, 6,3 процент... Читать дальше...

Гизатуллин Хамазан Гатауллович

Tatobzor.ru (Казань) 

Гизатуллин Хамазан Гатауллович(биография)Гвардии полковник,Герой Советского Союза,командир орудия родился 10 мая 1921 года в деревне Сибирки Шадринского района Курганской области в крестьянской семье. После окончания Ичкинской семилетней школы работал в колхозе «Труд Ленина», в деревне Титово. В 1940 году призван на… Далее

Татьяна Голикова: QR-кодлар турындагы закон балаларга кагылмаячак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ»). Хәзерге вакытта балаларга коронавируска ПЦР-тест үткәрүне берәү дә таләп итә алмый, QR-кодлар турындагы закон аларга кагылмый, дип белдерде РФ вице-премьеры Татьяна Голикова. «Без балалардан ПЦР тикшеренүен таләп итмибез. Моннан тыш, без бүген фикер алыша торган закон проектында, балалар, әлеге закон проекты кагыла торган категорияләрдән бөтенләй чыгарылды», — диде Голикова Дәүләт Думасында чыгыш ясаганда, дип хәбәр итә РИА Новости. РФ вице-премьеры билгеләп үткәнчә... Читать дальше...

Самарада 2022 елгы истәлекле көннәр һәм вакыйгаларга багышланган татар календаре чыга

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ»). Узган еллардагы кебек быел да Самарада да 2022 елгы истәлекле даталар һәм вакыйгаларга багышланган традицион татар календаре дөнья күрәчәк. «Самара татарлары» сайтында хәбәр ителгәнчә, басма күренекле милләттәшләребез киләсе елда булачак юбилейларын, бәйрәмнәрне, тарихи даталар һәм башка файдалы мәгълүматларны үз эченә ала. Иллюстрацияле календарь битләреннән Самара өлкәсе территориясендәге мөселман дини оешмалары, милли иҗтимагый берләшмәләр һәм белем бирү учреждениеләре турында белергә мөмкин. Читать дальше...

Әнәс Нуриев: Суд эшчәнлегендә татар теленә ихтыяҗ бар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Судта төрле характердагы эшләр каралганда, татар теленә ихтыяҗ бар.  Бу хакта ТР Фәннәр академиясендә «Ике һәм күп теллелек шартларында дәүләт һәм региональ телләрне куллануның хокукый нигезләре» халыкара фәнни-гамәли конференциясендә ТР Конституцион суды аппараты җитәкчесе Әнәс Нуриев хәбәр итте. «Судьялар, гражданнар белән аралашудан чыгып фикер йөрткәндә, татар теленә ихтыяҗ бар. Юкса, кодекс та (РФ Гражданлык процессуаль кодексы — Т.И.) тәрҗемә ителмәс иде», — диде Әнәс Нуриев. Читать дальше...



Ркаил Зәйдулла Марсель Галиев турында: Тел язмышын үзенең язмышы кебек кичерә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла ТР халык язучысы Марсель Галиевны җитди булса да, хисле кеше булуын, тел язмышын үзенеке кебек кичерүен әйтте. «Ул сәер дә, үзенчәлекле дә кеше. Киң күңелле, кешелекле. Күңеле тулса, күз яшьләрен яшереп кала алмый. Халкыбыз гаме белән яши. Тел язмышын үзенең язмышы кебек кичерә», — диде ул шагыйрьнең 75 яшьлек юбилеена багышланган кичәдә. Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов республикабызның... Читать дальше...

Пассажирлар агымы кимү сәбәпле, автотранспорт оешмалары Миңнехановтан ярдәм сорый

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Бүген Казанның җәмәгать транспортында пассажирларны йөртүчеләр Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать юллады. Хатны шәһәрнең барлык автотранспорт предприятиеләре директорлары имзалаган. «Хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич! Казанның автотранспорт предприятиеләре сездән бик гозерләп ярдәм сорый. 13 ноябрьдә ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Сез: «Республика, җәмәгать транспортында QR-кодлар кертү сәбәпле, пассажирлар агымы кимегәндә, ташучыларга ярдәм итәргә әзер», дип әйттегез. Читать дальше...

Татарстанда Covid-19 инфекциясеннән тагын җиде кеше үлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ»). Соңгы тәүлектә Татарстанда җиде кеше коронавирус корбаны булган. Шулай итеп, үлем очракларының республикадагы гомуми саны 1348гә җиткән, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте. «Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән», — диелә министрлык хәбәрендә. Covid-19 инфекциясеннән 1952 һәм 1956 елларда туган ике ир-ат, шулай ук 1934, 1936, 1938, 1939, 1860 елларда туган биш хатын-кыз вафат булган.

Казанда бассейнда кешеләр хлор белән агуланганнан соң җинаять эше ачылган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанның Колсәет бистәсендәге шәхси бассейнда кешеләр агуланганнан соң, «Иминлек таләпләренә җавап бирми торган хезмәт күрсәтү» маддәсе нигезендә җинаять эше кузгатылган. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте. Элегрәк «Татар-информ» Казанда табибларга ярдәм сорап тугыз кеше мөрәҗәгать иткәнлеген, шуларның өчесе балигъ булмаган балалар булуын хәбәр иткән иде. Зыян... Читать дальше...

Миңнеханов: Татарстанга Сенегал делегациясе килү хезмәттәшлек өчен яхшы нигез була

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Сенегал Президенты киңәшчесе Мамаду Дьяня Ндьяй белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Рөстәм Миңнеханов Сенегал җитәкчелегенә республика белән хезмәттәшлек итүгә кызыксынулары өчен рәхмәт белдерде. «Без Россия — Сенегал мөнәсәбәтләре кысаларында сезнең ил белән хезмәттәшлекне үстерергә телибез. Сенегал делегациясенең Татарстанга визиты үзара хезмәттәшлек өчен яхшы нигез була алыр дип саныйбыз»... Читать дальше...

Казан арты авыллары турында кызыклы мәгълүмат тупланган онлайн-аудиогид ясыйлар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ»). «Татарстан Республикасы Әтнә район башкарма комитетының Мәдәният бүлеге», Бөтендөнья татар яшьләре форумы белән берлектә, Туган телләр һәм халык бердәмлеге елы максатчан гранты кысаларында Яңа ел каникуллары алдыннан «Юллар» проектын эшләтеп җибәрергә җыена. «Юллар» проекты — Казан артының төньяк-көнбатыш «дугасы»нда урнашкан авыллар турында кызыклы мәгълүматны туплаган онлайн-аудиогид буларак күзаллана. Ул боҗралы автомобиль маршрутына нигезеләнеп эшләнгән. Татарстан... Читать дальше...

Казанда биш катлы йортта ике кеше көнкүреш газы белән агуланган, берсе үлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Башкаланың Һади Такташ урамындагы  85нче йорттан бишенче каттагы фатирда ике кешенең көнкүреш газы белән агулануы турында хәбәр 14.30 сәгатьтә алынган. «Татар-информ»га ТР буенча Росия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы  Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, алар икесе дә аңсыз булган. Хәзерге вакытта агуланган кешеләрнең берсенең һәлак булганлыгы билгеле. Зыян күргән икенче кешенең хәле,  шулай ук агулану сәбәпләре ачыклана.

Республика балалар хастаханәсендә баланың күкрәк читлегенә уникаль операция ясаганнар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүрәнкә рәвешле күкрәк читлеге белән 16 яшьлек пациентка Республика балалар клиник хастаханәсендә катлаулы уникаль операция ясалган. Бүрәнкә рәвешле күкрәк читлеге ул — скелет сөякләре үсешендә тумыштан килгән зәгыйфьлек. Күкрәк читлеге эчкә батып торганга «бүрәнкә рәвешле» диләр. Балалар хастаханәсенең матбугат хезмәтеннән «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына хәбәр итүләренчә, травматологлар деформацияне Татарстанда эшләнгән уникаль титан пластиналар ярдәмендә төзәткән. Читать дальше...

Әлмәт мөәзиннәре арасында азан әйтү буенча бәйге узды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ). Әлмәт шәһәре Агропоселок микрорайонының «Нурлы» мәчетендә Әлмәт районы мәчетләре мөәзиннәре арасында азан әйтү буенча «Матур азан» бәйгесе узды. Бәйге вакытында мәртәбәле жюри азан әйтү — намазга чакыруның төгәл, көйле һәм дөрес башкарылуын бәяләде. Әлеге чарада азан татар мәкаме белән яңгырады һәм бәйгедә катнашучыларның күпчелеге милли дини киемнәрдән килгән иде. Бәйге нәтиҗәләре буенча иң яхшы мөәзиннәр дип шушылар танылды: 1 нче урын — Илзам Хаҗиев (Агропоселок микрорайоны мәчете)... Читать дальше...

Татарстан суд эшендә республика дәүләт телен куллану буенча Россиядә алдынгы урында

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан суд эшендә субъектның дәүләт теле кулланышында Россиянең башка субъектлары өчен үрнәк булып тора. Бу хакта ТР Фәннәр академиясендә «Ике һәм күп теллелек шартларында дәүләт һәм региональ телләрне куллануның хокукый нигезләре» халыкара фәнни-гамәли конференциясендә ТР Конституцион суды аппараты җитәкчесе Әнәс Нуриев сөйләде. «Татарстан җитәкчелеге суд эшчәнлегендә республиканың дәүләт теле буларак татар теленә ярдәм итү буенча чаралар комплексын гамәлгә ашыра. Читать дальше...

Новости России
Москва

Певец Сергей АРУТЮНОВ и солистка группы Демо - встречаются, или просто выпустили совместный хит “Солнышко”? Разлад АРУТЮНОВА и Маши Малиновской?


Тимур Сөләйманов Татарстанда эшкә урнашырга әзер булган яшьләрнең төп ихтыяҗын атады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). ТР яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов фикеренчә, яшьләр республикада эшкә урнашуда, торак сатып алуда һәм һөнәри үсештә ярдәмгә мохтаҗ. «Беренчедән, хезмәт стажын таләп итми торган эш урынын табу, аннан соң эшкә урнашкан яшьләр өчен тору урыны мәсьәләсе мөһим. Моннан тыш, һөнәри үсешкә бәйле ярдәмнең булуы да кирәк», — диде ул «Татар-информ»да матбугат очрашуында. Аның сүзләренчә, бу мәсьәләләр буенча Татарстанда берничә программа гамәлгә ашырыла. Читать дальше...

Хөкүмәт Болгарда Ислам динен кабул итүгә 1100 ел уңаеннан чаралар планын раслады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ»). «Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек өчен 71 чара үткәрү планы расланды. Эш Президент күрсәтмәсен үтәү йөзеннән алып барыла, ул быел язын бирелгән иде», - диде Хөкүмәт Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин.            Вице-премьер билгеләп үткәнчә, Казанда Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел уңаеннан Җәмигъ мәчете комплексын төзү мәсьәләсе буенча эш алып барыла. Комплекс үз эченә музей, китапханә... Читать дальше...

Тубылда «Илһам» рәсем-декоратив иҗат конкурсы тәмамланды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ»). Тубылда себер татарларының балалар өчен «Илһам» рәсем-декоратив иҗат конкурсы тәмамланды «Бу бәйге матурлык, игелек һәм шатлык турында хыял белән яшәүче балаларның тулы бер фантазиясен берләштерүче җеп булып тора. Барлык катнашучылар да үз куллары белән кызыклы һәм кабатланмас эшләр ясаган», диелгән Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәрендә.


Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
ATP

Рублёв поднимется на шестое место в рейтинге ATP после победы на «Мастерсе» в Мадриде






Эксперт Президентской академии в Санкт-Петербурге о росте объемов производства отечественных ветеринарных препаратов

Кирилл Купченко, Директор по послепродажному обслуживанию ABTOДОМ МКАД рассказал о сервисном обслуживании электромобилей Zeekr

Три ямальские пары поженятся на фестивале в Москве

Судебное разбирательство по делу столичного педиатра Буяновой начнется 15 мая