Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Декабрь
2021

Новости за 06.12.2021

Түбән Камада 6,5 мең кече һәм урта эшмәкәр теркәлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 декабрь, «Татар-информ»). Бүген «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Түбән Камада кече һәм урта эшмәкәрлек үсеше турында фикер алышынды. Тармак эшчәнлеге һәм киләсе елга максат-бурычлар белән эшмәкәрлеккә ярдәм итү һәм үстерү үзәге җитәкчесе Евгений Борисов таныштырды. үбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителгәнчә, Түбән Кама муниципаль районында кече һәм урта эшмәкәрлек өлеше 13,1 процент тәшкил итә. Биредә 6,5 мең кече һәм урта эшмәкәр теркәлгән, аларда 16,5 меңнән артык кеше эшли... Читать дальше...

Тарихчы: Урта Әләзән авылында дини гореф-гадәтләр Совет чорында бер дә тукталмаган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 декабрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Тарих фәннәре кандидаты Лилия Сәгыйтова Пенза өлкәсе Урта Әләзән авылында Советлар Союзы чорында дини гореф-гадәтләр һәрчак уздырылып торганын әйтте. «Урта Әләзән авылы халкы әйтүенчә, укытучы, табиб, партия эшлеклеләре шулай ук дини йолаларда да катнашкан. Мәктәп директоры Талипов әфәндедән авылда Ураза бәйрәме, Корбан бәйрәме, мәүлед кичәсе ничек уздырылганын сорагач, ул авыл халкының балалар белән бу бәйрәмнәрдә катнашуын әйткән», — диде... Читать дальше...

Владивосток шәһәренең татар һәм башкорт мәдәнияте музее кунаклар кабул итте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 декабрь, «Татар-информ»). 5 декабрьдә «Дуслык» җәмгыятенең Владивосток шәһәре хакимияте һәм РФ Президент грантлары ярдәмендә оештырылган Бөтендөнья татар һәм башкорт мәдәнияте этно-музее килүчеләрне кабул итте. Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итүенчә, «Дуслык» җәмгыяте рәисе Таһир Ибәшев башта кубыз һәм курайда уйнады. Аннары кунакларны татар һәм башкортлар көнкүрешенең тарихи җиһазлары белән таныштырды, экспонатлар барлыкка килү тарихы турында сөйләде. Экскурсиядән соң кунаклар чәй өстәле артында милли ризыклар белән чәй эчте. Читать дальше...

«Ак Барс» Казахстаннан килгән «Барыс» командасына җиңелде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 ноябрь, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанның «Ак Барс» хоккейчылары Нур-Солтанның «Барыс» командасына җиңелде. Уен исәбе — 1:2. Матч Казанның «Татнефть Арена» боз сараенда узды. Беренче периодта «Ак Барс»ның кискен һөҗүмнәре күп булды, тик алка капкага кермәде. Икенче периодның икенче минутында исәп ачылды, алканы «Барыс» һөҗүмчесе Якоб Лилья кертте (0:1). Бу периодта «Барыс» хоккейчысы Томаш Юрчо, хөкемдарга карата физик контакты өчен, уен ахырына кадәр дисциплинар штраф алды, ул бозга бүтән чыкмады. Читать дальше...

Түбән Новгород Диния нәзарәте рәисе Гаяз Закировка дәүләт бүләге тапшырдылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 декабрь, «Татар-информ»). Түбән Новгород өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, регион хөкүмәтенең Иҗтимагый па­латасы әгъзасы Гаяз хәзрәт Закировка «Түбән Новгородның 800 еллыгы истәлегенә» дигән юби­лей медален тапшырдылар. Түбән Новогород губернаторы Глеб Никитин 30 ноябрь көнне Рукавишниковлар утарында узган тантаналы ча­рада төбәк тормышында зур роль уйнаган сәнәгать предприятиеләре һәм уку йортлары вәкилләре, медиклар һәм аграр юнәлеш белгечләренә «Түбән Новгородның 800 еллыгы истәлегенә» дигән юби­лей медальләре тапшырган. Читать дальше...

Владимир Путин минималь хезмәт хакы күләмен арттыру турындагы законны имзалады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 декабрь, «Татар-информ»). РФ Президенты Владимир Путин 2022 елның 1 гыйнварыннан хезмәт өчен түләүнең минималь күләмен 8,6 процентка арттыру — хәзер аена булган 12 792 сумнан 13 890 сумга кадәр җиткерү турындагы законны имзалады. Тиешле документ хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында урнаштырылган. Башта хезмәткә түләүнең минималь күләме аена 13 617 сумга кадәр артыр дип ниятләнгән иде. Әмма Дәүләт Думасында законның икенче укылышына дәүләт башлыгы минималь хезмәт хакын 800 сумнан арттырмау түгел... Читать дальше...

Татарстанда Covid-19 инфекциясеннән вакцинация узмаган 30 укытучы эштән азат ителгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 декабрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанда Covid-19 коронавирусыннан вакцина ясатмаган 30 укытучы эштән азат ителгән. Бу хакта ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Instagram социаль челтәрендә оештырылган туры эфир вакытында хәбәр итте. «Мәҗбүри вакцинация турында карар бар. Ә мәктәп хезмәткәрләре балалар белән эшли. Мәгариф системасы дисциплина, тәртип, чисталык, гаделлек һәм ачыклыкны ярата. Шуңа күрә, озакка сузмыйча, үзегезгә һәм мәктәп администрациясенә проблемалар тудырмыйча... Читать дальше...



Һадиуллин: 2022 ел башыннан укытучыларның хезмәт хакын арттыру карары кабул ителде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 декабрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанда киләсе елның 1 гыйнварыннан мәгарифнең бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакы артачак. Бу хакта ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Instagram социаль челтәрендә туры эфир вакытында хәбәр итте. Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы сүзләренә караганда, яшьләрне мәгариф өлкәсенә җәлеп итү өчен төрле кызыксындыру чаралары күрелә. Аерым алганда, хезмәт хакын арттыру планлаштырыла. «Укытучыларның хезмәт хакын 2022 елның гыйнварыннан арттыру турында карар кабул ителде. Читать дальше...

Әлбир хәзрәт Кргановка Федерация Советы рәисе Валентина Матвиенко рәхмәт белдерде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 декабрь, «Татар-информ»). Россия мөселманнары Дини җыены рәисе Әлбир хәзрәт Кргановка РФ Федераль Җыены Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко рәхмәт белдерде. Россия мөселманнары Дини җыены сайтында хәбәр ителгәнчә, бүләк Кргановның милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне үстерүгә, халыклар арасында тынычлыкны һәм татулыкны ныгытуга зур өлеш кертүе, шулай ук актив иҗтимагый һәм мәгърифәтчелек эшчәнлеге өчен бирелә.

Баймурзин Гаяз Исламетдинович

Tatobzor.ru (Казань) 

Баймурзин Гаяз Исламетдинович(биография) летчик,гвардии майор, Герой Советского Союза, заместитель командира эскадрильи родился 1 января 1913 года в деревне Галикаево Аргаяшского района Челябинской области. Окончил Аргаяшскую неполную среднюю школу. Некоторое время работал секретарём в сельсовете. Затем учился в Белорецком металлургическом техникуме.… Далее

Татарстанда -21 градуска кадәр салкын булачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 декабрь, «Татар-информ»). Антициклон килү белән Татарстанда шактый салкын һәм явым-төшемсез аяз һава торышы урнашты. Әмма бу атна уртасында республика территориясендә һава шартлары яңадан үзгәрә. Бу ТР Гидрометеорология үзәге тарафыннан таратылган фаразлардан күренә. Иртәгә, 7 декабрьдә, Татарстанда тыныч салкын һава торышы саклана әле. Төбәктә аязучан болытлы һава торышы көтелә, явым-төшем күзәтелми. Юлларда бозлавык саклана. Талгын җил көтелә, вакыты белән төньяк-көнчыгыштан көньяк-көнчыгышка таба юнәлешен үзгәртәчәк. Читать дальше...

Татарстанда коронавирустан тагын тугыз кеше үлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 декабрь, «Татар-информ»).Татарстанның тагын тугыз кешесе — биш ир-ат һәм дүрт хатын-кыз Covid-19 коронавирусы корбаны булган. «Татарстанда коронавирус инфекциясеннән тугыз үлем очрагы расланган», — дип хәбәр итте ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте. Covid-19 инфекциясеннән 1939, 1945, 1946, 1954 һәм 1967 елларда туган ир-атлар, 1946, 1947, 1952 һәм 1954 елларда туган хатын-кызлар вафат булган. «Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән», — диделәр министрлыкта. Читать дальше...

Чаллыда газ шартлаудан зыян күргән фатирларны төзекләндерү башланды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 декабрь, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Чаллыда быел 25 октябрьдә көнкүреш газы шартлаудан зыян күргән 48нче комплекстагы 20нче йортта төзекләндерү эшләре актив дәвам итә. Аппарат киңәшмәсендә йорттагы хәлләр турында Автошәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илья Зуев хәбәр итте. «Ремонт эшләре актив алып барыла, эшләр фатир эчендә бара, бизәү материаллары сайлап алынды. Билгеләнгән вакытка бу эшләрне төгәлләргә планлаштырабыз», — дип сөйләде докладчы. Автошәһәр мэры өч подъездда ... Читать дальше...

Биектау райкомының элеккеге беренче секретаре Габдрәхим Мортазин вафат

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 декабрь, «Татар-информ»). 94 яшендә КПССның Биектау райкомының элеккеге беренче секретаре, Бөек Ватан сугышы ветераны Габдрәхим Мортазин вафат. Габдрәхим Мортазин 1927 елның 21 августында Татарстан АССРның Арча кантоны Мүлмә авылында туган. 1941 елдан колхозда эшли башлый, 1944 елда Кызыл Армия сафларына алына. 1950 елга кадәр Төньяк флотта хезмәт итә, Бөек Ватан сугышы вакытында Баренц диңгезендә поляр конвойлар озатуда катнаша. Сугышчан уңышлары өчен ll дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм «Германияне җиңгән өчен»... Читать дальше...

Россиядә коронавирусның омикрон-штаммы йоктыруның ике очрагы ачыкланган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 декабрь, «Татар-информ»). Россиягә Көньяк Африка Республикасыннан Covid-19 инфекциясе белән кайткан ике пациентта SARS-CoV-2 коронавирусының яңа омикрон-штаммы ачыкланган. Бу — РФ территориясендә патогенның әлеге вариантын йоктыруның беренче очраклары, дип хәбәр итә РИА Новости Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенә (Роспотребнадзор) сылтама белән. «Фәнни-тикшеренү институты эпидемиология үзәге беренче тәүлектә үткәргән тикшерү нәтиҗәсендә... Читать дальше...

Татарча сөйләшүче удмурт авылы: "Сүз байлыгы да кирәкми, яныңдагы халык белән туган кебек яшәргә шул да җитә"

Azatliq.org 

Кукмара районындагы удмурт авылы Лельвижда яшәүчеләр удмурт, татар һәм урыс телләрендә иркен сөйләшә. Бирегә килеп төпләнгән татарлар да тиз арада удмурт телен үзләштерә. Тормыш шулай яхшырак ди алар.

«Гадел әңгәмә» тапшыруында Әбри Хәбриев катнашты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 декабрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). «Гадел әңгәмә» тапшыруында кунакта юмор остасы, пародист Әбри Хәбриев булды. Алып баручы Гадел Әхмәтҗановка ул эстрадага ничек килүе, «Рәвешләр» төркеменә аяк чалучылар, Яңа ел каршыларга кайтканда юл һәлакәтенә очравы , дусларының елдан-ел кими баруы һәм башкалар турында сөйләде. Әбри Хәбриев белән тапшыру ике өлештән тора. Аның беренчесе бүген чыкса, икенчесе киләсе атна башында чыгачак. «Гадел әңгәмә» тапшыруын «Татар-информ»ның Ютуб-каналында карый аласыз.

Новости России
Москва

5 фактов, которые необходимо знать о СЭЙН и Wimmortal и их релизе «Старик и воля».


«Яңарыш» газетасы актив хәбәрчесе Люция Хәбибуллинаны 95 яшьлеге белән котлый

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 декабрь, «Татар-информ»). Төмәннең «Яңарыш» сайтында Гөлнур Вәлиеваның «Люция апа һәм «Яңарыш» дигән язмасы чыкты. Татар әдәбиятын бар йөрәге белән яратучы, аңлаучы олы йөрәкле педагогка, өлкәбезнең иң яхшы укытучыларының берсенә, татар мәгарифе тарихын барлаган язучыга, дустыбыз, киңәшчебез, иң актив хәбәрчебез Люция апа Хәбибуллинага 7 декабрьдә 95 яшь тула. Өлкә татар «Яңарыш» газетасы хезмәткәрләре, «Әдәби Төмән» иҗат берләшмәсе әгъзалары исеменнән хөрмәтле дустыбызга чын күңелдән... Читать дальше...

Инвалидлык буенча пенсияне рәсмиләштерү ысуллары турында сөйләделәр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 декабрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Бүгенге көндә Татарстанның 56 меңнән артык кешесе инвалидлык буенча иминият пенсияләре ала. Моннан тыш, Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге Байконурда яшәүче 293 кешегә шундый пенсияләрне билгеләү өчен җавап бирә. Инвалидлык буенча пенсияне ничек рәсмиләштү турында инвалидлар декадасында Россия Пенсия фондының Татарстан бүлегендә сөйләделәр. «Инвалидлык буенча пенсия билгеләү өчен Пенсия фондына бару зарурлыгы юк. Пенсияне Россия Пенсия... Читать дальше...

Чаллы мэры студентлар һәм өлкәннәр арасында вакцинацияне тизләтергә кушты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 декабрь, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Чаллы мэры Наил Мәһдиев аппарат киңәшмәсендә студентлар һәм өлкән кешеләр, шулай ук хезмәт күрсәтү өлкәсе хезмәткәрләре арасында вакцинацияне тизләтүне йөкләде. Ул мондый эшне оештыру Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте инициативасы булырга тиешлеген искәртте. Чаллының баш санитар табибы Илгизәр Бариев ведомство ковидка каршы тәртип бозуларны кисәтү буенча бөтен кирәкле эшне башкара, коллективларда... Читать дальше...

В Нурлате состоялась встреча родителей с представителями служб города социальной направленности

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

Формат делового общения за круглым столом позволил более 10 нурлатским семьям, воспитывающих детей с ограниченными возможностями здоровья, задать интересующие вопросы.


Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
ATP

После победы в Мадриде Рублев поднялся с 8-го на 6-е место в рейтинге ATP






Мощный циклон над Центральной Россией показал спутник, запущенный с Восточного

Хуситы заявили, что Соединенные Штаты пытались заставить их отказаться от поддержки Газы

Школьников Владивостока проверяют на девиантное поведение

США начали в Европе учения с участием пятью тысячами военных