Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Май
2022

Новости за 05.05.2022

Самарада «Яктылык» мәктәбенең бию театры көрәш турниры ачылышында катнашты

Tatar-inform.tatar 

Самарада «Яктылык» мәктәбенең «Йолдыз» бию театры Россиянең спорт мастеры А.В.Рыбакин истәлегенә оештырылган грек-рим көрәше буенча өченче турнир ачылышы тантанасында катнашты.

Читать дальше...

Мәскәү татарлары Билгесез солдат каберенә чәчәкләр салды

Tatar-inform.tatar 

Җиңү көне алдыннан Мәскәү Кремлендә Билгесез солдат каберенә чәчәкләр салу тантанасы узды. Башкалада яшәүче татарлар, гадәттәгечә, Бөек Ватан сугышы геройларын искә алу өчен, Маршал Жуков һәйкәле янында җыелды.

Читать дальше...

Уфада ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәев турында спектакль премьерасы була

Tatar-inform.tatar 

Җиңү көне алдыннан, 6 һәм 7 май көннәрендә, 9 май бәйрәмендә Мостай Кәрим исемендәге Милли яшьләр театрында «Герой йолдызы» спектакленең премьерасы була.

Читать дальше...



Татарстанда музейга йөрүчеләр саны арткан

Tatar-inform.tatar 

Республикада музейга йөрүчеләр саны үткән елның I кварталы белән чагыштырганда 17,8 процентка арткан, дип хәбәр итә Татарстан Мәдәният министрлыгының матбугат үзәге. Быелның өч аенда музейларга 1 миллионнан артык кеше килгән.

Читать дальше...

Казанда Җиңү көнендә салют карау өчен иң яхшы урыннар билгеле

Tatar-inform.tatar 

Казанда Җиңү көнендә бәйрәм салютын карау өчен иң яхшы урыннарны Казан Башкарма комитетының мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов әйтеп үтте. Бу хакта ул «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә сөйләде.

Читать дальше...

Мәгариф министрлыгы мәктәпләрдә җәйге каникул башлану вакытын игълан итте

Tatar-inform.tatar 

Ата-аналардан күп санлы мөрәҗәгатьләр килү сәбәпле, Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы мәктәп укучыларының җәйге каникулы кайчан башланачагын аңлатты.

Читать дальше...

Русиянең дәүләт мәгълүмат чараларына җитәкчелек белән килештермичә Кадыров әйткән сүзләрне язу тыелган

Azatliq.org 

Бу хакта "Проект"ка аноним булып калу шарты белән ТАСС хезмәткәре сөйләгән. ТАССның башка бер хәбәрчесе дә Чечня башлыгы хәбәрләренә нигезләнгән яңалыкларны башта баш мөхәррир урынбасары Михаил Щербаковка күрсәтергә кирәклеген әйткән.

Фәрит Мөхәммәтшин кабат Татарстан Волейбол федерациясе президенты итеп сайланды

Tatar-inform.tatar 

Бүген ТР Спорт министрлыгында ТР Волейбол федерациясенең хисап-сайлау конференциясе узды, анда Фәрит Мөхәммәтшин биш елга кабат федерация президенты итеп сайланды. Конференция эшендә Бөтенроссия волейбол федерациясе генераль секретаре Александр Яременко катнашты. Бу турыда Татарстан Дәүләт Советының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Читать дальше...

Эчке эшләр министры Бөек Ватан сугышын башыннан ахырына кадәр узган ветеран янына барды

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы башлыгы Артем Хохорин Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы Александр Мищихин белән бергә эчке хезмәтнең отставкадагы өлкән сержанты – 102 яшьлек Гафият Әкбәров янына барды.

Читать дальше...

Путин телевидениедә халыкны агартуга юнәлдерелгән тапшырулар артуын хуплаячак

Tatar-inform.tatar 

Россия Президенты Владимир Путин телевидениедә халыкны агарту тапшырулары санын арттыру идеясен хупларга әзер. Бу хакта Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Уфа мәхкәмәсе фатиры тәрәзәсенә сугышка каршы плакат ябыштыручыга штраф салган

Azatliq.org 

29 яшьлек Регина Ибраһимова коммуналь фатирда яши. Күршесе аның бу гамәлен күреп, "патриот булмавы өчен" Ибраһимова өстеннән полициягә гариза язган. Мәхкәмә Регинаны гаепле дип тапкан һәм 15 мең сум штраф җәзасы биргән.

Новости России
Москва

Концерт "Две музы"


9 май көнне Казанда Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов бюстын ачачаклар

Tatar-inform.tatar 

9 майда Казанда кадет мәктәбе территориясендә Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов бюстын ачачаклар. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.

Читать дальше...

Отары бистәсендә янгын чыгуын күрүгә ир-атны йөрәк өянәге тоткан

Tatar-inform.tatar 

Казанның Идел буе районы Отары бистәсендә янгын чыккан. Бистәнең Приволжская урамындагы ике шәхси йортка ут каба. Янгын турында хәбәр 101 нче янгын сагы номерына көндезге сәгать икеләр тирәсендә килеп ирешә.

Читать дальше...

В Нурлате строится новый спортивный комплекс

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

На территории микрорайона Северо-Восточный ул.Волкова осваивается территория. Это-будущий футбольный манеж с футбольной поляной 20Х40 метров и административно-бытовым зданием под единой тентовой кровлей. Пока на ограждённой в 5466 кв.метров площади идут земляные работы, завозится строительный материал. Для всех любителей командного вида спорта предполагается круглогодичное посещение, без ограничения в возрасте, с возможностью обучения опытных тренеров-наставников.

Атна ахырына Татарстанда +21 градуска кадәр җылыта

Tatar-inform.tatar 

Бүген Татарстан циклонның тыл өлеше йогынтысына эләкте. Шул сәбәпле, Төньяк-Көнбатыш һава агымнары республика районнарына Төньяк киңлекләрнең салкын һавасын алып килде. Алдагы көннәрдә һава торышы үзгәрәчәк, дип хәбәр итә Татарстанның Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте.

Читать дальше...

Казанда «Үлемсез полк» акциясе вакытында ашыгыч ярдәм бригадалары кизү торачак

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда Җиңү көненә багышланган бәйрәм чаралары вакытында күчмә медицина пунктлары эшләячәк һәм ашыгыч ярдәм бригадалары кизү торачак. ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары – Казан шәһәренең Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

Читать дальше...


Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Свентек переиграла Соболенко и выиграла титул WTA в Мадриде






Убившего россиянку Двизову в Турции мужчину задержали в Германии

Видели смерть, но не разучились смеяться. Советские режиссеры-фронтовики

Больше 14 пирамид Хеопса. В Якутии расширяются «Ворота в преисподнюю»

В Венесуэле назвали инаугурацию президента РФ Путина поражением США