Татарстанда томан төшәчәк
(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 14 декабрьдә, төнлә һәм иртән Татарстанда урыны белән томан төшүе көтелә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге кисәтә.
«Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, бүгеннән башлап Татарстан территориясендә салкын һава торышы урнаша.
