Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Сентябрь
2021

Казан ипподромы директоры вазифаларын башкаручы билгеләнде

0
(Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген «Казан» Халыкара ат-спорт комплексы директоры вазифаларын башкаручы урынына Марат Гыйльфанов билгеләнде. «Татспиртпром» матбугат хезмәте мәгълүматы буенча, Марат Гыйльфанов 2004 елда Казан дәүләт авыл хуҗалыгы академиясендә «бухгалтер хисабы һәм аудит» белгечлеге буенча икътисадчы дипломы алган. Ул хезмәт карьерасын Казан сөт комбинатында башлаган, аннары «ВаминТатарстан» ААҖ, «Татагролизинг» ААҖ структураларында дәвам иткән. Соңгы алты елда «Казан» нәселле ат заводы» ҖЧҖнең директоры булып эшләгән. Марат Гыйльфановка 39 яшь, өйләнгән, өч баласы бар.



Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса