Миңнеханов: 2021 ел буенча Татарстанның тулай төбәк продукты 3,8 процентка артачак
(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ», Елена Рощупкина). Быел Татарстанның тулай төбәк продукты 3,2 трлн сум тәшкил итәчәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың финанс, салым һәм казначылык органнары киңәшмәсендә хәбәр итте.
«Без тулай төбәк продуктының 103,8 процентка үсешен көтәбез (узган ел белән чагыштырганда — Т-и иск.). Абсолют сан - 3,2 трлн сум. Сәнәгать җитештерүе индексы 108,3 процент тәшкил итәчәк. Бу сан - 3,765 трлн сум», - диде ул.
Республика җитәкчесе сүзләренә караганда, төзелеш сегментында күләмнәр 3,1 процентка артырга тиеш. Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, шул исәптән илкүләм проектлар буенча федераль акчалар хисабына да эшләр башкарылган.
Ваклап сату әйләнеше, узган ел белән чагыштырганда, 6,2 процентка артачак. Төп капиталга инвестицияләр 660-670 млрд сум тәшкил итәргә тиеш.
«Әлеге күрсәткечләр - пандемиянең кискен чорыннан соң башланган икътисадның җанлану нәтиҗәсе», - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.
Ул Россия Президенты Владимир Путинга һәм РФ Хөкүмәтенә катлаулы чорда мәшгульлек һәм заказлар өлкәсендә бизнеска ярдәм итү буенча моңарчы күрелмәгән чаралар өчен рәхмәт белдерде.
Шул ук вакытта ТР Президенты әлегә барлык предприятиеләрнең дә торгызылмавын таныды. Статистика мәгълүматлары буенча, әлегә оешмаларның 23 проценты зыянга эшли.