Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Декабрь
2021

Удмуртия татарлары: Рухи кыйммәтләрне онытмыйк

0
(Казан, 20 декабрь, «Татар-информ»). Удмуртиянең «Яңарыш» сайтында Рилия Закированың «Рухи кыйммәтләрне онытмыйк» дигән язмасы чыкты. Ижау шәһәренең 6 нчы гимназиясендә «Укучыларга рухи әхлакый тәрбия коралы буларак этномәдәни традицияләрне өйрәтү» темасы буенча татар теле укы­тучыларының төбәкара семинары узды. Тәҗрибә уртаклашырга Удмуртиянең Юкамен, Балезино районнарыннан, Ижау шәһәренең 97 нче мәктәбеннән, Әгерҗе шәһәренең 1 нче гимназиясе һәм 4 нче мәктәп укытучылары килделәр. Укытучыларны 6 нчы гимназия директоры Гөлчәчәк Әхмәтова һәм Ижау шәһәре хакимияте идарәсенең өстәмә белем бирү бүлеге җитәкчесе урынбасары Ольга Моторина сәламләде. Г аджет балалары Тормышыбызга килеп кергән пандемия аркасында укытучыларның инде өч ел бергә җыелып, аралашканнары юк иде. Чыгыш ясаучыларның һәрберсе мондый җанлы аралашуга сусаганлыкларын әйттеләр. Ә чыгышларга килгәндә, төрлесе: турыдан-туры дәрескә кагылышлы булганнары да, тәрбия мәсьәләсен күтәреп чыгучылар да булды. 97 нче мәктәп укытучысы Фәвилә Ямалиева «Сәлам» коммуникатив технологияләргә нигезләнеп эшләнгән дәреслек белән яратып эшләве хакында сөйләде. Әлеге дәреслекнең балаларны җәлеп итәрдәй булуын башка укытучылар да хуплады. 1 нче гимназия укытучылары күрсәткән «Кубик Рубика» уены бик күп укытучыларда кызыксыну уятты. Татар теле кабинетларын яңа технологияләр белән җиһазлауда хөкүмәтнең ярдәме зур. Мәсәлән, үткән уку елында 6 нчы гимназиягә УР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан татар телен иң яхшы өйрәткән уку йорты булганы өчен 10 ноутбук бирелгән. Әгерҗе муниципаль районы мәгариф идарәсенең милли мәгариф һәм төбәкара хез­мәттәшлек буенча методисты Ми­ләүшә Шәйхетдинова Татарстан Рес­публикасы Президенты каршында төзелгән телләрне саклау комиссиясе ярдәме белән 5 мәктәпкә интерактив такта кайтарылуын әйтте. «Безнең балалар — гаджет балалары. Шуңа күрә дәресләр вакытында телефоннарны кулланырга тырышабыз. Коронавирус башланганчы ук безнең мәктәптә шимбә уку көне дис­танцион рәвештә Moodle платформасында үтә иде. Пандемия башлангач, укучыларга дистанцион белем алу проблема уятмады. Безнең директор Әхтәм Хәбибҗан улы алга карап эшли торган җитәкче», — диде 97 нче мәктәпнең укыту һәм тәрбия эшләре буенча урынбасары Эльмира Шакирова. 6 нчы гимназия сәхнәләштереп күрсәткән «Каз өмәсе» семинарның күрке булып торды. Үткән уку елында гимназиядә татар фольклоры түгәрәге оештырганнар. «Уку программасында татар теле дәресләре кимегәч, атнага бер тапкыр түгәрәктә укучыларның сөйләм телләрен җыр­лар, тизәйткечләр, уеннар аша үстерә башладык. Түгәрәккә рус милләтеннән булган балалар да йөриләр. Кайбер уеннарны өй­рәнгәндә: „Без моны беләбез, әти белән уйныйбыз“, „Балалар бакчасында уйнадык“, — диюче балалар да бар. Әлбәттә, бу балалар миңа зур ярдәмче булып торалар. Без бергәләп башка балаларны үзебез артыннан ияртәбез. „Каз өмәсе“ йоласын әзерләгәндә, балаларның бу йоланы бөтенләй белмәүләрен күрдем. Видеоязмалар карагач, күз­ләре яшьләнде, „Зачем гусей резать, жалко же“, — диделәр. Элек әби­ләребезнең каз өмәләрен оеш­тыруларын, анда кызларны чакыруларын сөйли башлагач, кызыксынып киттеләр. Ә мондый чараларга саф татар телендә сөйләшкән ак яулыклы әби чакырылса, балаларга тагы да күңеллерәк була. Илсөяр апага рәхмәт. Балаларны бергәләп йолабыз белән таныштырдык», — диде Ижау шәһәренең татар теле укытучылары методисты Рәсилә Габдрахманова. Белемме, тәрбияме? 2021-22 нче уку елының сентябрь аеннан барлык мәктәпләргә дә тәрбия программасы кертелүе мине бик сөендерде. Бу юнәлештә байтак кына эшләр дә башланган. Әгерҗе районының Кичкетаң, Кырынды, Тирсә мәктәпләрендә, Әгерҗе шәһәренең 1 нче гимназиясендә татар телендә тәрбия бирүче сыйныфлар булдырылган инде. Кистем мәктәбенең тәрбия эшләр буенча урынбасары Зөһрә Рәшид кызы да үткән уку елында РФ Мәгариф министр­лыгы оештырган «Заманча социаль җаваплы шәхес тәрбияләү» дигән стажировкадан бик күп кызык­лы мәгълүматлар җыеп кайтуы турында уртаклашты. «Мәскәү шәһәреннән кайткач, барлык сыйныф җитәкчеләре белән тәрбия буенча яңа эш планнары булдырдык. Минем сезгә бер тәрбияви сәгатьнең ничек төзелүе хакында сөйләп китәсем килә. Бүгенге көндә укучы кызлар, мода артыннан куып, чәчләрен туздырып, төрле төсләргә буяп йөриләр. Тырнакларын гель-лак­лар белән буйыйлар. Без бу дәресне хөкем рәвешендә оештырдык. Укучылар, сыйныф җитәкчеләре белән клубка җыелдык. Әти-әниләрне дә чакырдык. Суд процессындагы кебек яклаучы адвокатлар, гаепләүче прокурорлар булды. Кызларны яклап: „Нигә безнең кызлар модадан калышырга тиеш?“, „Мин үзем буянып-ясанып йөргәч, кызым да буянсын“, — диюче әниләр булды. Малайлар да кызларның буянганнарын хупладылар. Бер кыз чәчләрен еш буйый башлагач, бик нык коела башлавы турында сөйләде. Абыстай да, Илмир хәзрәт тә элек-электән әбиләрнең чәчләрен җыеп, саклап йөрүләрен аңлаттылар. Кызлар киләчәктә милләт анасы булачаклар бит», — дип сөйләде Зөһрә Рәшид кызы. Ул үзенең чыгышында һәр елны мәктәптә театр атналыгы уздырылуын, бу чараларда укучыларның татар сүзләрен отып калуларын, театр уйнауның тәрбия эшендә яхшы алым булуын әйтте. Чараларга әти-әниләрне җәлеп итүләрен дә сөйләде. «Илһам» шигырь уку конкурсына «Әти-әни белән бергә шигырь уку» яңа номинациясе кер­телгән. Үткән елда Чыршы бәй­рә­мендәге барлык әкият геройларын әти-әниләр уйнаган. Кистем мәктәбендә укучыларга мәктәптә телефоннар куллану да тыелган икән. «Цифрлаштыру бер яктан караганда яхшы, чөнки бүгенге заман баласы үзенең тормышын гаджетлардан башка күз алдына китерә алмый. Ә үзең яраткан әйбер белән шөгыльләнү генә канәгатьлек бирә. Балада туган телне өйрәнүгә кызыксындыру уятырга теләсәк, шушы чараларны кулланмый хәлебез юк. Ләкин икенче яктан караганда гел төймәгә генә басып утырган бала үзе дә робот кебек җансыз, хис-тойгыларын белдерә алмый торганга әйләнергә мөмкин. Күп кенә укучыларның җөмлә төзеп әйтә бел­мәүләре, мәктәпкә кеше үтерергә килүләре моңа ачык мисал. Димәк, безгә, татар теле һәм әдәбияты укытучыларына, ике миссия йөкләнә. Заман белән бергә атларга һәм цифрлаштыруга кушылырга. Шулай ук без укучыларга әхлак тәрбиясе бирергә, хис-тойгыларын белдерә алырдай, матурлыкны күрә белердәй итеп тәрбияләргә тиешбез. Кеше кеше булып калырга тиеш», — диде 1 нче гимназия укытучысы Гөлназ Закирова. «Бердәм дәүләт федераль стандартлары безне онлайн укытуга күчәргә этәрә. Бу бик начар. Бүгенге көндә тәрбия мәсьәләсе какшады. Бүген балалар әти-әниләрен тыңламыйлар, аңламыйлар. Явызлык тамыр җәя. Миңа бүгенге семинарда 4 нче мәктәп укытучысы Фәридә Хафизованың компьютер артына утырмыйча, матур итеп сөйләп дәрес уздыруы ошады. Мондый җанлы дәресләр хәзер бик сирәк уза. Уку программасында татар теле дәресләренең кыскаруы аркасында күп кенә әсәрләрне тирәннән өйрәтә алмыйбыз. Әмма без әхлак тәрбиясе бирердәй чаралар оештырырга тырышабыз. Чараларга ак яулыклы әбиләрне чакырабыз. Тагын бер бик матур ысул таптык. Шәһәребезнең милли җанлы татар теле укытучыларын, балаларын ел саен үзебезнең гимназиягә чакырабыз. Бу чара татар халкын бергә җыя, балалар татар телендә матур, җанлы сөйләм телен ишетәләр. „Дуслык“ бәйрәме шундый бәйрәмнәрнең берсе булды», — дип сөйләде Әлфинә Ризванова. Әлбәттә, семинардан бу юлы да укытучылар бик канәгать булып киттеләр. Палагай мәктәбеннән кил­гән Нәсия Абашева семинарның күпкырлы булуы, дәресләрдән өзек­ләр карау, дәрес вакытында куллана алырдай уеннар белән танышу ошаган. «Мин татар телен белмим, әм­ма укытучыларның чыгышыннан алар­ның ничек фәнне укытырга теләкләре зур булуын сүзсез дә аң­ладым. Теркәлү кәгазенә күз салгач та, географиянең киң булуын күреп сөендем. Бер-беребезгә файдалы булу бик күркәм сыйфат. Иң күңеллесе: телне өйрәнүгә кызыксыну кимемәсен. Әлбәттә, мондый семинардан үзеңә нәрсә булса да алып китәсең. Бүгенге көндә тәрбия сәгатьләре, дәрестән тыш чаралар барысы да тәрбияви юнәлешкә юнәлдерелгән», — диде Ольга Моторина. Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмзия Габбасова укытучыларга үзенең рәхмәтен җиткерде. Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатларын, Федераль милли-мәдәни автономиясе тарафыннан әзерләнгән «Сабантуй» өстәл уенын тапшырды. Киләчәктә мондый семинарның тагы да киңрәк масштабта уздырырга кирәклеген әйтеп, «Милләт йөген тарткан тәрбиячеләр, татар теле укытучылары, милли оешма җитәкчеләре, төрле югарылыктагы белгечләр бер өстәл артына утырып киңәшләшергә, максат билгеләргә тиеш», — диде. Күргәнегезчә, мәктәпләрдә цифр­­лаштыру бара, әмма без зама­на белән атлаганда балаларның күңелләрендә милли горурлык хисе, телебезне өйрәнүгә кызыксыну уятырга тиеш.



Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus



Росгвардия обеспечила правопорядок на футбольном матче «ЦСКА» - «Краснодар» в Москве

Родители 317,2 тыс. детей в Московской области получают единое пособие

В Подмосковье сотрудники Росгвардии провели встречу со студентами финансового университета

ИНСТРУКТАЖ ПО БЕЗОПАСНОСТИ


Кондитер из Краснодара (Усть-Лабинска) приготовила торт на годовщину свадьбы Ксении Собчак и Константина Богомолова!

Коллекция Michael Kors весна-лето 2025

В переполненных туристами местах начался новый тип преступлений: извращенцы занялись апскиртингом

Сольный концерт Mayot при поддержке Like FM


Eddie Hearn threatens to ‘knock out’ rival promoter in bizarre confrontation on stage at Joshua vs Dubois face-offs

Russia to finance encyclopedia of Islam

Morning Briefing: Mets Keep Ground in Wild Card Race Despite Loss

New $100M DOJ lawsuit details the 'unseaworthy' condition of the ship behind Baltimore bridge collapse


Военные следователи провели рейд по бывшим мигрантам в Феодосии

Bluetooth-сканер штрих-кодов SAOTRON P04 на базе CMOS-матрицы

"На тонкой веточке"

ВИДЕО: в Красноярском крае умер третий ребёнок, который на ужин ел пельмени и курицу


Мафия-НН: Все началось за длинным столом на пивном заводе.

After nearly 10 years of waiting, the sequel to one of the weirdest games I've ever played is finally almost here

Sony потратила 400 миллионов долларов на создание Concord?..

Авторы Warhammer 40,000: Space Marine 2 противопоставляют себя современной западной индустрии


Як обрати дверну ручку для дому: Поради та рекомендації


Более 14 тысяч жителей СВАО получили новые квартиры по реновации - Собянин

Центр восточной медицины в Петербурге

Центр восточной медицины в Петербурге

Центр восточной медицины в Петербурге




Психолог Таня Василькова: может ли интроверт при желании стать душой компании

В Подмосковье сотрудники Росгвардии задержали подозреваемого в убийстве

Мишустин призвал развивать отечественную микроэлектронику на фоне санкций

В Подмосковье сотрудники Росгвардии провели встречу со студентами финансового университета


Экономика: Россияне резко перестали покупать новые квартиры

Синоптик Ильин назвал самый холодный и теплый день в Москве на текущей неделе

Жителей Подмосковья пригласили на «Цифровой диктант»

Юнармейцы из Подольска победили на всероссийских играх в Дмитрове


Карен Хачанов проиграл 124-й ракетке мира во втором круге турнира в Ханчжоу

Вероника Кудерметова победила Викторию Томову и пробилась в полуфинал WTA-500 в Сеуле

«Немного не повезло». Рууд — о матче на Кубке Лэйвера с Серундоло

Качмазов обыграл Дэниэла и вышел в 1/4 финала турнира ATP в Чэнду


Синоптик Ильин назвал самый холодный и теплый день в Москве на текущей неделе

Стали известны подробности нападения вооруженного школьника в Иркутской области

Где в Подмосковье провести Новогодние корпоративы

Италия не даёт разрешение на удары вглубь РФ


Музыкальные новости

Экс-помощница Сергея Шнурова получила 8 лет условно за кражи

Прибавление в семействе: у Михаила Шуфутинского родилась правнучка

Песни льда и пламени: лучшие фильмы Байкальского кинофестиваля «Человек и природа»

«Опухший утопленник»: Джиган пожаловался, что супруга снимает его с неудачных ракурсов



Центр восточной медицины в Петербурге

Более 14 тысяч жителей СВАО получили новые квартиры по реновации - Собянин

Центр восточной медицины в Петербурге

Центр восточной медицины в Петербурге


Студент Псковского агротехнического колледжа занял III место в Чемпионате высоких технологий-2024

Центр восточной медицины в Петербурге

Бастрыкин поручил доложить о деле пензенского мигранта, пристававшего к девочке

Путин и глава Туркменистана обсудили подготовку к саммитам СНГ и БРИКС


Пермским росгвардейцам прочли лекцию по безопасности дорожного движения

Зарубежные фильмы, сцены которых снимали в России

У экс-супруги Матвея Сафина изъяли "Мерседес"

В САРАТОВЕ СОТРУДНИКИ РОСГВАРДИИ ПЕРВЫМИ ПРИШЛИ НА ПОМОЩЬ ПОПАВШЕЙ В ДТП ДЕВУШКЕ


Главы России и Туркменистана подтвердили настрой на укрепление партнерства стран

Путин и глава Туркменистана обсудили подготовку к саммитам СНГ и БРИКС

Аргентинский посол допустил встречу Путина и Милея на полях G20





Центр восточной медицины в Петербурге

Центр восточной медицины в Петербурге

Центр восточной медицины в Петербурге

Центр восточной медицины в Петербурге


Зеленский хочет вступить в НАТО до завершения полномочий Байдена


В Москве состоялся чемпионат по плаванию среди команд столичного управления Росгвардии

Две медали привезли псковички с чемпионата России по пилонному спорту

Безопасность футбольного матча обеспечила Росгвардия в Москве

У экс-супруги Матвея Сафина изъяли "Мерседес"


Николай Лукашенко рассказал, как готовился к выступлению на «Минск-Арене»



Собянин рассказал о проектах финалистов московских технологических конкурсов

Собянин: Москвичи завоевали золото на международной астрономической олимпиаде

Более 14 тысяч жителей СВАО получили новые квартиры по реновации — Собянин

Собянин: Началась реставрация фасадов и кровли здания биржи на Ильинке


Бастрыкин поручил возбудить дело против рубщиков леса в Хорошево-Мневниках

При переиздании Красной книги Москвы планируют использовать ИИ

Черный аист и тушканчик: стало известно, кого можно увидеть в Подмосковье

АГН "Москва": при переиздании Красной книги Москвы будет использоваться ИИ


В Королеве состоялось открытие нового здания детской музыкальной школы

Стали известны подробности нападения вооруженного школьника в Иркутской области

Жителей Подмосковья пригласили на «Цифровой диктант»

Синоптик Ильин назвал самый холодный и теплый день в Москве на текущей неделе


В Архангельской области спрос на хирургов вырос в два раза

Стало известно, когда новый пассажирский поезд свяжет Архангельск и Кисловодск

Выставка «Времени живая нить» открылась в Доме народного творчества в Архангельске

Десятков: начато сооружение демонтажно-щитовой камеры станции «Бульвар Генерала Карбышева»


Патриотический час «Три цвета красками сияют – в Крыму день флага отмечают».

Литературно-биографическая страничка "Жизнь, отданная людям", к 120-летию со дня рождения Н.Островского

Смертельное ДТП на "Тавриде": грузовик въехал в цистерну и сбил водителя

Урок безопасности «Огонь ошибок не прощает».


Где в Подмосковье провести Новогодние корпоративы

Жителей Подмосковья пригласили на «Цифровой диктант»

Экономика: Россияне резко перестали покупать новые квартиры

Италия не даёт разрешение на удары вглубь РФ












Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Людмила Самсонова

Титулы Самсоновой и Хромачёвой, неудача Касаткиной и прорыв Качмазова: как российские теннисисты проводят турниры в Азии






Вилюйчане организовали субботник в Якутске

В Долгопрудном 1 и 2 октября пройдет проверка системы оповещения

В Королеве состоялось открытие нового здания детской музыкальной школы

Безопасность футбольного матча обеспечила Росгвардия в Москве