Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Май
2022

Себер татарларының туй җырлары тупланган җыентык басылып чыккан

0

Илгиз Кадыйровның «Татар халкының туй җырлары. Себер ареалы» дип аталган китабының презентациясе 12 майда үтәчәк.

Татар этномузыкологиясендә себер татарларының туй җырларына багышланган беренче җыентык басылып чыккан. 

Танылган этномузыколог Илгиз Кадыйровның «Татар халкының туй җырлары. Себер ареалы» дип аталган китабы презентациясе Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында 12 майда үткәрелә, дип хәбәр итә оештыручылар.

Җыентыкка себер татарларының туй фольклоры үрнәге булган 88 җыр ноталары белән бергә урнаштырылган. Автор җырларны 1968-1977 елларда Омск, Төмән, Новосибирск, Томск һәм Кемерово өлкәләрендә үткәрелгән экспедицияләрендә җыйган.

Җырларның күп өлеше йола фольклорының инде онытылып беткән өлешен тәшкил итә. Кияү егетләренең «Кияү типсәү» һәм кыз озатучыларның «Күч җыры» шундыйлардан. Ноталы җырларның икенче бер өлеше – туй табыны җырлары.

Һәр җырга авторның шәрехләмәсе бирелгән. Җыентыкка Илгиз Кадыйровның фәнни мәкаләләре дә урнаштырылган. Алар себер татарларының фольклор җырларына багышланган.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Андрей Рублёв

Рублев о победе на "Мастерсе" в Мадриде: у меня нет слов






Эксперт Президентской академии в Санкт-Петербурге про финал Всероссийской олимпиады школьников

В Госдуме высказались о спортсменах из недружественных стран на Играх дружбы

Захарова: Россия прилагает активные усилия по освобождению заложников ХАМАС

Эстония вслед за Финляндией обвинила Россию в причастности к сбоям в работе GPS