Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Май
2022

ТР Президенты Ренат Ибраһимовның вафатына бәйле рәвештә хатынының кайгысын уртаклашты

0

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзе һәм республика халкы исеменнән кичә вафат булган татар җырчысы, РСФСРның халык артисты Ренат Ибраһимовның хатыны Светлана Ибраһимовага, кайгысын уртаклашып, Хөкүмәт телеграммасы җибәрде.

«Иҗаты Татарстанның гына түгел, ә бөтен илнең казанышына әверелгән якты шәхес һәм талант иясенең арабыздан китүе белән килешүе кыен», - дип искәртте ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов җырчыны «югары сәхнә мәдәниятенә һәм артистларга хас сөйкемлелеккә ия кеше» дип атады. Аның сүзләренчә, табигать Ренат Ибраһимовка «беркемнеке белән дә бутап булмый торган гаҗәеп тавыш» бүләк иткән.

Республика Президенты билгеләп үткәнчә, артист «катлаулы опера партияләрен дә, популяр халык җырларын да бер үк осталыкта башкарды, аларны тирән мәгънә, гаҗәеп энергетика һәм яңгыраш белән баетты».

«Ренат Ибраһимов безнең күңелләрдә, җырчының талантына баш иючеләрнең йөрәкләрендә тулы бер чорның символы, югары сәнгать һәм үзе сайлаган эшкә тугрылык үрнәге булып калачак», - дип өстәде Татарстан Президенты.

«Сезнең һәм Ренат Ислам улының иҗатын яратучы һәркемнең зур кайгысын уртаклашабыз. Бу кыен көннәрдә Сезгә көч һәм ныклык телибез», - дип сүзен төгәлләде Рөстәм Миңнеханов.

«Татар-информ» агентлыгы Ренат Ибраһимов белән хушлашу мәрасиме бүген Мәскәү Җәмигъ мәчетендә узачагы хакында элегрәк хәбәр иткән иде.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Андрей Рублёв

Теннисист Рублев вышел в финал турнира «Мастерс» в Мадриде






В главном храме Вооруженных сил РФ прошло пасхальное богослужение

С видом на Петра I. В Москве продают квартиру почти за 2 миллиарда рублей

Канцлер ФРГ Шольц: нападение на кандидата в Европарламент Экке является угрозой демократии

Путин и патриарх Кирилл в храме Христа Спасителя обменялись подарками