Яңа Чабаксарда Ркаил Зәйдулла белән очрашуда язучының 85 яшьлек әнисе Гөлинә апа катнашты
Бүген Яңа Чабаксар шәһәрендә Татарстан язучылар берлеге рәисе, дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла белән очрашу узды. Бу турыда Бөтөндөнья татар конгрессы хәбәр итте.
Очрашуга язучының 85 яшьлек әнисе Гөлинә апа, туганнары килде. Алар Ркаил Зәйдулланың балачагы турында истәлекләре белән уртаклаштылар.
Анда «Казан утлары» журналының баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин да катнашты.
Язучының туган авылы Чичкан авылы мәктәбе укучылары Ркаил Зәйдулланың шигырьләрен, әсәрләрен укыдылар. Очрашуда Ульяновск өлкәсеннән дә язучы Шәфик Иматдинов, татар автономиясе рәисе урынбасары Рифкат Әхмәдулловлар катнашында мәртәбәле делегация дә чакырулы иде, диелә хәбәрдә.