Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Май
2022

Актанышта пионер ветераннары, укучылар, әйдәманнар катнашында юбилей слеты булды

0
Актанышта пионер ветераннары, укучылар, әйдәманнар катнашында юбилей слеты булды

В.И.Ленин исемендәге Бөтенсоюз пионер оешмасы төзелүгә 100 ел тулу зур вакыйга. Районкүләм юбилей слетында Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов та катнашып укучыларны, остазларны, пионерия ветераннарын бәйрәм белән котлады. Бу турыда «Актаныш таңнары» газетасында хәбәр ителә.

Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттаховны «Яшьлек» яшьләр үзәге каршында ук кызыл галстуклар бәйләгән, кызыл пилоткалар кигән укучылар быргылар кычкыртып, барабаннар кагып пионер җырлары белән каршылады. Пионерга ала торган көн һәркем өчен истәлекле. Балачакны искә төшереп кызыл галстукларны оештыручылар һәркемнең муенына бәйләде. Бәйрәмдә катнашкан укучылар да аны бик рәхәтләнеп такканнар.

Пионер җырлары, пионер маршларын да шул рухта башкардылар. Укучыларның, ата-аналарның, мөгаллимнәрнең, пионер оешмаларының ил үсешенә керткән өлешен барлауга багышланган «Пионериянең юбилеена-без уйларбыз һәм эшләрбез» конкурсы эшләре күргәзмәдә тәкъдим ителде.

Районыбыз башлыгы Энгель Фәттахов укучыларның иҗат эшләренең һәрберсен игътибар белән күздән кичерде, пионерлар эшен дәвам итүче эзтабарлар белән аралашты. Слетның тантаналы өлешен башлап залга Россия дәүләт флагы, Татарстан Республикасының дәүләт флаглары белән бергә Пионер оешмасының тарихи байрагы кертелде.

Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов пионериянең данлы үткәнен искә алды. Нәкъ менә хәзер Совет чорындагы пионер оешмаларының җитмәве аеруча нык сизелә. Энгель Нәвап улы әлеге уңайдан районда эшчәнлекне җанландыру кирәклеген әйтте.

Юбилей слетында балалар хәрәкәте әйдәманнары, актив укучылар район башлыгының Рәхмәт хатлары һәм Мактау кәгазләре белән бүләкләнде. Шулай ук пионер тормышының әйдәүчеләре- ветераннар да район башлыгы тарафыннан хөрмәтләнде.

 




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Анастасия Павлюченкова

Павлюченкова официально аккредитовала на турнир в Риме двух своих собак






Спрос на новостройки Петербурга со стороны жителей городов-миллионников вырос более чем в 1,5 раза

Российская Федерация приветствует запланированную в Алматы встречу министров иностранных дел Армении и Азербайджана. Захарова

Лидеры Армении, Белоруссии и Узбекистана прибыли с визитом в Москву

В Москве и области из-за ветра со снегом несколько деревьев упали на машины