Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Май
2022

Казанда Бөтенроссия татар дин әһелләре җыены ачылды

0

Бүген Казанда Бөтенроссия татар дин әһелләре җыенын ачу тантанасы узды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев катнашты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә. 

«2022 елда Бөтенроссия татар дин әһелләре җыены Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган. Бүген бирегә 5 чит ил һәм Россиянең 76 төбәгеннән дин эшлеклеләре килде… Әлеге форум тәжрибә уртаклашу, актуаль мәсьәләләр хакында фикер алышу урыны булыр, безне тагын да берләштерер», – дип ассызыклады Милли Шура рәисе үзенең чыгышында. 

Форумны ачу тантанасы моңлы азан тавышы белән дәвам итте. Шулай ук Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатлары һәм медальләре тапшырылды, «Татар азаны» бәйгесенең җиңүчеләре бүләкләнде.

Рәсми өлештән соң делегатлар хәләл индустриянең «Russia Halal Expo» халыкара күргәзмә экспозициясе белән таныштылар.

Иртәгә форум делегатлары катнашында Казанның Жәмигъ мәчетендә нигез ташы салу тантанасы, җыенның пленар утырышы, 21 май көнне исә Болгар шәһәрендә 1100 еллыкны бәйрәм итү чаралары планлаштырылган.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Анастасия Павлюченкова

Павлюченкова официально аккредитовала на турнир в Риме двух своих собак






За ЖКХ пустующих квартир теперь заплатят соседи: новые правила расчета

Глава Воронежской области ввел режим ЧС в сельском хозяйстве из-за заморозков

Праздники охладили потребителей // Длинные выходные не привели к росту посещаемости торговых центров

Авиасалон МАКС-2024 перенесли второй год подряд