Яшь эшмәкәрләр, проектларын Казанда теркәгән очракта, 2 шәр миллион акча алачак
Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең яшь эшмәкәрләр форумының иң яхшы биш проекты авторлары проектларын Казанда теркәгән очракта, стартапларын үстерү өчен Татарстаннан 2 шәр миллион сум акча алырга мөмкин.
«Быел жюри бәя биргән иң яхшы биш проект авторы эшләрен Казанда теркәсә 2 миллион сум акча алачак», - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Татарстан яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов.
Кичә форумдагы проектларның бер өлеше Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка тәкъдим ителде. Ул 2014 елдан башлап яшь эшмәкәрләрнең проектлары турында тыңларга килә.