Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Май
2022

Рөстәм Миңнеханов нефть химикларына Татарстан үсешенә керткән өлешләре өчен рәхмәт әйтте

0

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада Химиклар көнен бәйрәм итүдә катнашты. Ул нефть химикларына республика үсешенә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде.

«Мин нефть химикларына Татарстан үсешенә зур өлеш керткәннәре өчен рәхмәт белдерәм. Сезне тагын бер кат бәйрәм белән котлыйм, республикабызның, илебезнең чәчәк атуын телим. Сезнең монда өлешегез бик зур», – дип хәбәр итә Рөстәм Миңнехановның сүзләрен Татарстан Президентының матбугат хезмәте.

Ул билгеләп үткәнчә, нефть химиясе предприятиеләре регионда сәнәгать җитештерүенең гомуми күләменең 40 процентын тәшкил итә. Тармак – Татарстан Республикасында иң мөһим үсеш нокталарының берсе.

Миңнеханов ассызыклаганча, бүген тармак алдында җитештерү үсеше ягыннан да, социаль мәсьәләләрне хәл итү ягыннан да җитди бурычлар тора.

«Бу – кадрлар әзерләү дә, нефтехимиклар яши торган шәһәрләрне төзекләндерү дә. Бу мәсьәләләр бездә өстенлекле булачак», – дип билгеләп үтте Татарстан Президенты.

Чарада Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләрен тапшырды. Нефть химиясе тармагында эшләүче кайбер хезмәткәрләргә мактаулы исемнәр бирелде.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Уимблдон

Финалистка юниорского Уимблдона-2023 получила временное отстранение за допинг






Терапевт Асанов перечислил полезный для здоровья фастфуд

Гвинейские военные попросили 16-летнего сына Кадырова обучить их стрельбе

Коммунальная квартира в разрезе.

Тарифы на железнодорожные перевозки из Китая в Россию и Белоруссию резко возросли