Синоптиклар республикада яшен, көчле җил һәм +20 градус җылы фаразлый
Шимбә көнне Татарстан территориясендә җылы һава торышы көтелә. Көндез һава температурасы 15-20 градуска кадәр җылыта. Әмма һава торышы болытлы булачак, көндез һәм кич яшен фаразлана.
Моннан тыш, республикада һәм Казанда көньяк-көнбатыштан көчле җил, вакыты белән 15-20 метрга кадәр көчәергә мөмкин. Урыны белән яңгыр да фаразлана. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.
Төнлә һава температурасы +6..+11 градус булачак.