Казан янында теплоходны комга утырткан капитанга карата җинаять эше кузгатылды
Казанның Елга портыннан чыккан вакытта исерек хәлдә «Восход-51» теплоходын төпкә утырткан капитанга карата пассажирларга иминлек таләпләренә җавап бирми торган хезмәтләр күрсәтү маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды.
Россия Тикшерү комитеты Үзәк төбәкара транспортта тикшерү идарәсенең матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, ведомство хезмәткәрләре шаһитларның җавапларын тыңлый, әлеге хәлнең барлык нечкәлекләрен ачыклый.
Татарстан транспорт полициясенең матбугат хезмәтендә искәртүләренчә, судноны, өскә күтәреп, Казанның Елга портына китергәннәр. Ике кеше амбулатор дәвалануга озатылган.
«Татар-информ» агентлыгы Казан янында Иделдә Зөя утравына юл тоткан «Восход-51» теплоходының төпкә утыруы хакында элегрәк хәбәр иткән иде. Нәтиҗәдә, 8 пассажир зыян күргән, судно капитанының исерек булуы ачыкланган.
Тиздән теплоходтагы барлык пассажирларны да комга утырган суднодан эвакуацияләгәннәр.