Түбән Камада легендар җитәкче Николай Зеленовка мемориаль такта ачтылар
Түбән Кама шин җитештерүенә нигез салучы һәм легендар җитәкче Николай Зеленов истәлегенә мемориаль такта ачу тантанасы булды. Чара Зеленовлар гаиләсе яшәгән Мәктәп бульвары, 8 нче йорт янында узды. Нәкъ менә бүген талантлы җитәкчегә 90 яшь тулган булыр иде.
Тарихи вакыйгада Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллин һәм муниципалитетның башка җитәкчеләре, «Татнефть» компанияләре төркеме вәкилләре, Николай Александровичның тарафдарлары, аның хезмәттәшләре, дуслары һәм туганнары катнашты. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
1971 елда Николай Александрович Түбән Камада төзелә торган шин җитештерүенең директоры итеп билгеләнә. Үзе ул вакытта, барыннан да элек, һөнәри осталыкка ия кадрлар булмау сәбәпле, ничек авыр булганын күп тапкырлар искә төшергән, аларны бөтен ил буенча җыярга, аннары алар ярдәмендә яңаларын үстерергә һәм укытырга туры килгән.
Күп кенә белгечләр өчен Николай Александрович җитәкче генә түгел, укытучы да булган. Җитештерүдә ул барысын да вак-төяккә кадәр белә иде, ләкин шул ук вакытта вәкаләтләрен апшыра белде, нәтиҗәле идарә системасы төзеде, бүгенге көндә дә илебез сәнәгатен үстерү белән шөгыльләнүче уңышлы топ-менеджерлар әзерләде.Николай Зеленов җитәкчелегендә ике «Түбән Кама шин» заводы - йөк шиннары заводы һәм массакүләм шиннар заводы төзелде.
Николай Александрович социаль өлкәгә дә зур игътибар бирде - «Чайка» балалар лагере һәм «Юбилейный» Спорт сарае,шифаханә, шинчылар өчен ял базасы һәм хастаханә, торак йортлар һәм балалар бакчалары.
Рамил Муллин билгеләп үткәнчә, Түбән Кама тарихы күренекле шәхесләр белән бәйле, һәм аларның күбесе, Николай Зеленов кебек үк, үз эшләрендә беренче булды.
«Мондый искиткеч монументны булдыруда катнашкан һәм безнең белән шушы шатлыкны һәм минем әти турында истәлекләрне уртаклашырга килгән барысына да рәхмәт. Туган көнендә әти гел: «Син нәрсәгә ирештең?» - дип сорый иде, күп еллар шулай дәвам итте. Һәм традицияләргә ияреп, завод һәм шәһәр үсә бара», - диде кызы Оксана.