Рөстәм Миңнеханов Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә булды
Дүшәмбе, 30 майда, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә булды. Бинаны карау барышында ул үзәк вәкилләре белән кайбер мәсьәләләр турында фикер алышты һәм республика ягыннан ярдәм вәгъдә итте, дип хәбәр итә Татарстан Президентының матбугат хезмәте.
Рөстәм Миңнеханов мәдәни үзәкнең китапханәсен, татар телен өйрәнү өчен булдырылган яңа кабинетны һәм башка бүлмәләрне карады.
Фото: © tatarstan.ru
Татарстан Президентына шулай ук хореография студиясен һәм кинозал итеп ясалган подвал бүлмәләрен күрсәттеләр.
Бина белән Мәскәүнең татар милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе Фәрит Фарисов таныштырды.