Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Май
2022

Казанның Аккош күлендә беренче гастрофестиваль узачак

0

Татарстан башкаласындагы Аккош күле мәйданында 4 июньдә беренче гастрономия фестивале — Аккош күле гастрофесты узачак. Фестиваль кунаклары өчен җәйге һәм милли ризыклар тәкъдим ителәчәк, мәдәни программа һәм күңел ачулар оештырыла. Бу хакта эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Казанның Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Сергей Миронов сөйләде.

Аның сүзләренчә, яңа гастрофестны үткәрү тәкъдиме белән Татарстан башкаласы эшмәкәрләре чыккан. Идея җәмәгать туклануы, ял, туризм, күңел ачу һәм фермерлык кебек төрле өлкәләрдәге бизнес вәкилләрен берләштергән. Бу ният апрель аенда узган Made in Kazan форумы базасында узган дискуссияләрнең дәвамы буларак тормышка ашырылачак.

«4 июньдә иртәнге 10 сәгатьтән кичке 8 сәгатькә кадәр Аккош күле урман-парк зонасы территориясендә беренче тапкыр зур гастрономик вакыйга – Аккош күле гастрофесты узачак», – дип хәбәр итте Сергей Миронов.

Тәмле ризыклар һәм күңел ачу фестивальнең төп өлеше булачак, шулай ук кызыклы мәдәни программа әзерләнә, дип өстәде ул.

«Фуд-корт зонасы иң зурасы булачак, ул утыздан артык фудтрак, барбекюмобильләр, гастрокатнашучылар һәм фермерларны берләштерә. Казан рестораторлары көн дәвамында кунакларны традицион җәйге һәм милли ризыклар белән сөендерәчәк», – дип нәтиҗә ясады Сергей Миронов.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Саснович пробилась во второй раунд турнира WTA-1000 в Риме






Глава Чечни сообщил, что власти Гвинеи-Бисау пообещали в ее столице построить проспект Ахмата-Хаджи Кадырова

Тарифы на железнодорожные перевозки из Китая в Россию и Белоруссию резко возросли

Терапевт Асанов перечислил полезный для здоровья фастфуд

Дата Антипасхи, или Красной горки в 2024 году, чем отличаются эти праздники