Татар китабы йортында Балаларны яклау көне уңаеннан «Җәйге кичләр» концерты була
1 июньдә Казанда Татар китабы йорты Балаларны яклау көне уңаеннан «Җәйге кичләр» циклыннан чираттагы концертка чакыра.
Концертта Казанның музыка мәктәпләрендә белем алучы балалар чыгыш ясаячак. Бу турыда Татар китабы йорты социаль челтәрләрдә хәбәр итте.
Программаны концертмейстер, халыкара бәйгеләр җиңүчесе Айгөл Зәйнуллина оештыра.
Тамаша 18:00 сәгатьтә башлана. Керү түләүсез
«Бәйрәм рухын тоярга, матур җырлар тыңлап ял итәргә балаларыгыз белән бергә килегез! Күңелле булачак Теркәлү өчен телефон: (843) 590-80-67», диелә хәбәрдә.