Татарстанда парламент дәресе кысаларында узган республика бәйгесендә җиңүчеләр бүләкләнә
Бу минутларда ТР Дәүләт Советында «Фидакарь хезмәт һәм хәрби батырлык белән Ватанны данлыйбыз!» 2026 елгы парламент дәресе кысаларында узган республика бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы бара.
Парламент дәресләре быел 18нче тапкыр оештырылды. Алар республиканың барлык мәктәпләрендә һәм беренче тапкыр махсус урта һөнәри уку йортларында узды. Парламент дәресләре кысаларында укучыларның иҗади эшләре һәм укытучыларның методик эшләнмәләре бәйгеләре үткәрелгән.
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов быелгы парламент дәресенең темасы «искиткеч мәгънәле» дип билгеләп узды. «Бик күп ватандашларыбызның тормыш эшчәнлеге шуның белән тиңдәш. Илебез, Ватаныбыз шундый эчтәлек белән бай санала», - диде Марат Әхмәтов.
Ул чарада катнашучы балаларга мөрәҗәгать итте. «Кадерле укучылар! Сезне алда зур киләчәк көтә», - диде. Марат Әхмәтов ватанпәрвәрлеккә нигез гаиләдә, мәктәптә салынуын билгеләп узды. «Республика үсеп килүче буын өчен күп нәрсә башкара», - диде ул.
Әхмәтов укытучыларга да рәхмәтен белдерде. «Көн саен үсеп килүче буынга белем биреп, Татарстанның рухи нигезен булдырасыз.Сездән башка җәмгыять сәламәт була алмый. Барыгызны да котлыйбыз. Әйдәгез, республиканы тагын да уңышлырак итик!» - диде ул.
Тантанада Татарстан Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин дә катнаша.
