Добавить новость
ru24.net

World News in Tatar

Новости от Russia24.pro

Russia24.pro Каталог
Апрель
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Все новости

Кемерово шәһәрендә «Татар халкы традицияләре дөньясы» дип аталган очрашу узган

Tatar-inform.tatar 

Кемерово шәһәре китапханәсендә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин игълан иткән Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган «Татар традицияләре дөньясы» дип аталган чара узган. Бу хакта Кемерово өлкәсе татарлары милли-мәдәни автономиясе хәбәр итә.

Читать дальше...

Диния нәзарәтендә «Вәгазь» телевизион ачык бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләделәр

Tatar-inform.tatar 

Бүген Татарстан Диния нәзарәтендә «Вәгазь» телевизион ачык конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Аларга оештыручылардан һәм иганәчеләрдән истәлекле бүләкләр һәм дипломнар тапшырылды. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе «Зәкят» хәйрия фонды теләктәшлегендә оештырган бәйгенең максаты татар телендә иң оста вәгазьчеләрне ачыклау; вәгазьләрне халыкка үтемле итеп сөйләү үрнәген булдыру; халыкта Ватанга мәхәббәт тәрбияләүгә юнәлтелгән иде. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә. Читать дальше...

Иртәгә Казанда яшенле яңгыр көтелә

Tatar-inform.tatar 

Иртәгә, 18 апрельдә, Казанда аязучан болытлы һава көтелә. Көндез кыска вакытлы һәм яшенле яңгыр булырга мөмкин. Синоптиклар тизлеге секундына 15 метрга җитәчәк көчле җил фаразлый. Төнлә һава температурасы +6..+8 градус булачак, көндез термометр баганалары +13..+15 градусны күрсәтәчәк.

Читать дальше...

Новосибирск Татар мәдәнияте йортында Тукайның 140 еллыгына багышланган кичә була

Tatar-inform.tatar 

19 апрельдә 12:00 сәгатьтә Новосибирск шәһәре Татар мәдәнияте йортында халкыбызның бөек улы, даһи шагыйрь Габдулла Тукай тууга 140 ел тулу уңаеннан музыкаль-әдәби кунакханә оештырылачак. Бу хакта Новосибирск татар милли-мәдәни автономиясе каршындагы «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы ВКонтакте социаль челтәрендәге төркемендә хәбәр итә.

Читать дальше...

Уфа фән һәм технологияләр университеты студентлар өчен милли түгәрәкләр оештырган

Tatar-inform.tatar 

Уфа фән һәм технологияләр университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы студентлар өчен төрле проектлар, шул исәптән шигъри-музыкаль театр һәм иҗат түгәрәкләре алып бара. Бу турыда кафедра мөдире Альбина Хәлиуллина хәбәр итте.

Читать дальше...

Уфа мөгаллиме татарча интернет-контент кытлыгына борчылу белдерде

Tatar-inform.tatar 

Мәктәпләрдә туган тел дәресләренә сәгатьләрнең аз бирелүе, интернетта татарча контентның җитмәве һәм балалар бакчаларында телгә игътибар булмау – туган телнең киләчәгенә янаучы төп проблемалар. Мондый фикерне Уфа фән һәм технологияләр университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы мөдире Альбина Хәлиуллина әйтте.

Читать дальше...

Башкортстан галимнәре Татар әдәбияты тарихының академик басмасын төзүдә катнашкан

Tatar-inform.tatar 

Уфа фән һәм технологияләр университеты галимнәре күп томлы «Татар әдәбияты тарихы» академик басмасын әзерләүгә зур өлеш керткән. Шулай ук Башкортстан татарлары турындагы китапларда Уфа архивындагы ядкәрләр кулланылган. Бу хакта университетның татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы мөдире Альбина Хәлиуллина Казанда узган дөньякүләм «Туган тел» форумының пленар утырышында сөйләде.

Читать дальше...

Уфа галиме татар кафедралары өчен грантлар системасын торгызырга тәкъдим итте

Tatar-inform.tatar 

Уфа фән һәм технологияләр университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы мөдире Альбина Хәлиуллина төбәкләрдәге татар кафедралары өчен грантлар системасын торгызырга тәкъдим итте. Бу хакта ул туган тел форумында чыгыш ясаганда белдерде.

Читать дальше...

Самараның «Яктылык» мәктәбендә төгәл фәннәрне татар теле белән бәйләп укыталар

Tatar-inform.tatar 

Самара шәһәрендәге «Яктылык» татар мәктәбендә физика һәм химия кебек фәннәрне укыту татар теле белән тыгыз бәйләнештә алып барыла. Бу хакта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рәхимә Хәерова сөйләде.

Читать дальше...


Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса