Болгарда көрәш турнирында җиңүчегә автомобиль бүләк итәчәкләр
(Казан, 3 июнь, «Татар-информ»). Җомга көнне, 4 июньдә, Болгарда билбаулы көрәш буенча бөтенроссия ярышлары башлана. Турнир «Изге Болгар җыены» мөселманнар съезды кысаларында узачак. Ярышларда җиңүчегә (абсолют батыр) төп бүләк — автомобиль биреләчәк. Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгы территориясендә ярышларның финал өлеше өчен махсус көрәш келәме белән подиум урнаштыру планлаштырылган. Бу турыда Татарстан Спорт министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. «Изге Болгар җыены» — Идел... Читать дальше...