«Милли тормыш һәм дин» Бөтенроссия форумына меңнән артык дин әһеле килде
(Казан, 3 июнь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). XI Бөтенроссия татар дин әһелләре форумында катнашу өчен, Казанга Россиянең 72 төбәгеннән барлыгы 1,2 мең дин әһеле һәм кунаклар килде. Форум ачылышында Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасы рәисе Васил Шәйхразыев, Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин һәм башкалар катнашты. «Бу чара — безнең өчен бик мөһим. Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов форумны һәрчакта да хуплый. Пленар утырышларда ул һәрвакытта катнаша. Читать дальше...