Татарстан радиосы «Мин әтине өйрәтәм» дип исемләнгән радиосериал әзерли
(Казан, 24 июнь, «Татар-информ»). Татарстан радиосы ТР Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе ярдәме белән «Мин әтине өйрәтәм» дип исемләнгән радиосериал әзерли. Кыска метражлы әлеге радиоспектакльләрдә туган телебезне бозып сөйләшү көлке бер хәл итеп күрсәтелә һәм сөйләмебездәге хата-кимчелекләрдән арыну юллары бәян ителә Проектның идеясен «Татарстан» ДТРК радиосының әдәби-драма программалары шеф-редакторы Нәсим Акмал тәкъдим иткән. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә. Читать дальше...