Руслан Кираметдинов Ильмира Нәгыймованың кияүгә чыгуы турындагы хәбәргә җавабын әйтте
Бүген иртән социаль челтәрләрдә Ильмира Нәгыймова үзенә кияүгә чыгарга тәкъдим ясаулары турында хәбәр итте. Ул шәхси сәхифәсенә чәчәк бәйләме һәм йөзек рәсеме урнаштырып: «Менә бу борылыш. Ничек көтелмәгәнен күз алдыгызга да китерә алмыйсыз», – дип язды.
-
Ильмира Нәгыймовага кияүгә чыгарга тәкъдим ясаганнар
“Интертат” аның элекке ире, җырчы Руслан Кираметдиновка шалтыратып, бу турыдагы фикерен сорады. Руслан Ильмираның фотоларын күрмәгән булган, бу яңалыкны беренче тапкыр бездән ишетте. Әлеге темага комментарий бирәсе килмәгәнен әйтте. “Мин аны карап бармыйм, тормышы белән кызыксынмыйм. Бер нәрсә дә әйтә алмыйм. Бу турыда комментарий бирәсем килми. Миңа барыбер. Илдә әллә нәрсәләр бара, хәзер аның кайгысы түгел. Мине туйдырды бу тема”, - диде Руслан. “Ильмира кияүгә чыга калса, балалар белән аралашуларыгыз элеккечә үк калачакмы?” - дигән сорауга да төгәл җавап булмады. “Алдагысын дөнья күрсәтер. Иртәгә нәрсә буласын да белмим әле”, - диде ул.
-
Ильмира Нәгыймова белән Руслан Кираметдиновны суд рәсми рәвештә аерган
-
«Ун ел балалар дип түздем» - Ильмира Нәгыймова белән Руслан Кираметдинов аерылышкан
-
Руслан Кираметдинов: «Гаиләбездә барысы да әйбәт булачагына өметләнәм»
-
Руслан Кираметдинов: «Хәзер кавышуга өметем юк инде»