Татар гимназияләре тәҗрибә уртаклаша
Чаллының Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназиясендә татар гимназияләре җитәкчеләренең республика киңәшмәсе булып узды. Киңәшмәгә Татарстанның төрле шәһәр-районнарыннан татар милли гимназияләре лидерлары җыелган иде. Алар Чаллыда эшләп килгән милли статуслы уку йортының тарихы һәм бүгенге көндә гимназиядә укучыларны төрле яктан үстерү өчен тудырылган мөмкинлекләр белән таныштылар.
2нче гимназиягә 109 ел элек нигез салынган. Милли статуслы уку йортларының күбесенең 90нчы елларда барлыкка килүен исәпкә алсак, ул озак еллар дәвамында шәһәрдә бердәнбер татар мәктәбе булып торган. 1906 елда мәдрәсә каршында җәдитчә уку йорты ачыла, 1919 елда Совет мәктәбенә әверелә, 20нче елдан бирле биредә рус теле укытыла, 37нче елда ул 7 еллык мәктәп буларак эшли башлый. Мәктәпкә Мулланур Вахитов исеме бирелү, татар революционерының сынын (бюстын) Бакый Урманче кебек танылган рәссам-скульпторның иҗат итүе, Мулланур Вахитовның көрәштәшләре, сугыш һәм сугыштан соңгы елларда мәктәп белән җитәкчелек иткән көчле шәхесләр турындагы бай материаллар барысы да музейны, әлбәттә, һәркем өчен кызыклы итә.
Киңәшмәгә җыелган татар мәктәпләре лидерларына бүгенге көндә 936 укучы белем алган 2нче гимназиядә балалар өчен тудырылган мөмкинлекләр дә күрсәтелде. Беренче чиратта бу нигезле белем алу мөмкинлеге булса (биредә чыннан да тәҗрибәле укытучылар эшли), икенчедән, мәктәп базасында күп кенә түгәрәкләрнең эшләп килүе. Хореография, курайчылар ансамбле, көрәш секциясе, журналистика түгәрәге, тимурчылар хәрәкәте, фәнни оешма... Бердәм Дәүләт Имтиханнарын рус телендә генә тапшырырга мөмкин булу милли статуслы уку йортларында математиканың рус телендә укытыла башлавына китерсә дә, 2нче гимназиядә математиканы татар телендә үзләштерүче сыйныфлар да бар. Әлеге очрашуда кунакларга татар телендә укытылган математика, тарих дәресләре тәкъдим ителде.
Очрашуда татар уку йортларын престижлы итү хакында да сүз булды. Гимназия җитәкчеләренең милли җанлы лидерлар гына түгел, оста менеджментлар да булырга тиешлегенә басым ясалды.