Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
Intertat.ru
Февраль
2024

Новости за 11.02.2024

«Ул шок хәлендә»: 23 яшьлек хатын-кыз яшь иренең газаплы үлемендә гаепле

Intertat.ru 

«Комсомольская правда» басмасы язганча, 23 яшьлек хатын-кыз машинасы белән ут баганасына килеп бәрелә. Аның янәшәсендә утырган ире, «ашыгыч ярдәм» килеп җиткәнче, хатыны күз алдында җан бирә.

Читать дальше...

Ришат Фазлыйәхмәтов эчүе турында: «Эчә белмим мин»

Intertat.ru 

«ТНВ» каналының социаль челтәр сәхифәсендәге «Ә син?» тапшыруында Ришат Фазлыйәхмәтов кунак булды. Тапшыруны алып баручы Әбри Хәбриевка Ришатның исерткеч эчемлекләр белән мавыгу турында сөйләгән өлешен тәкъдим итәбез.

Читать дальше...

«Үлгән» әби табуттан торган да ашарга пешерергә киткән

Intertat.ru 

Кытайның Гуанси провинциясендә 95 яшьлек Ли Сюфэн «вафат була». Ләкин «үлеменнән соң» 6 көн узгач, ул күрше-күләнне шаккатырып, кухняга ашарга пешерергә чыгып китә. Бу турыда «Московский комсомолец» яза.

Читать дальше...

15 яшьлек укучыдан балага узган 26 яшьлек пионервожатый кыз педофилиядә гаепләнә

Intertat.ru 

Удмуртиядән 26 яшьлек пионервожатый педофилиядә шикләнелә. Башта ул мәктәп укучысыннан балага узган, аннан баласын югалткан, ә сөйгәнен үз-үзенә кул салу дәрәҗәсенә җиткерә язган. Бу хакта «Mash» телеграм каналы яза.

Читать дальше...

Җир асты юлында уйнап җырлаучы Ришат: «Көненә 4-5 мең сум акча эшләгәнем дә бар»

Intertat.ru 

Бауман урамындагы җир асты юлында гармунда уйнап, татарча җырлап утырган кешене еш очратырга була. Аның уйнаганын төшереп торгач, сөйләшә киттек. Ул Башкортстаннан, Чишмә районыннан элек укытучы булып эшләгән, хәзер сак хезмәтендә эшләүче Ришат Әмиров булып чыкты. Ул – автор-башкаручы.

Читать дальше...

«Премиянең яртысы – җитәкче кесәсенә»: Агрохимия институтының җитәкчесен хөкем залында

Intertat.ru 

Татар агрохимия һәм туфракны өйрәнү фәнни-тикшеренү институты экс-директорының шау-шу тудырган эше Казанның Идел буе судына килеп җитте. Аны хезмәткәрләренең премияләре белән махинацияләрдә гаеплиләр. Ул күпләргә таныш схема буенча эш иткән: хезмәткәрләргә премияләр түләнгән, алар шул акчаларның бер өлешен җитәкчеләренә кертеп биргән.



Калмыкиядә конфликт шартлау белән тәмамлана: балалар белән эшләүче психолог яраланган

Intertat.ru 

Калмыкия башкаласы Элистадагы торак йортта көчле шартлау булган. Шартлау нәтиҗәсендә Калмыкия Мәгариф һәм фән министрлыгының педагог-психологы һәм аның ире каты яраланган. Шартлаткыч җайланманы кулланган ир-ат шунда ук һәлак булган.

Читать дальше...

Кар эретү пунктыннан репортаж: «Төне буе чиратта торасы булачак...»

Intertat.ru 

Казан урамнарында кар төягән йөк машиналары йөреп тора. Бигрәк тә кызылсу төстәгеләре истә кала. Алар бу карны кая илтә? Эретү пунктына. Кар күп булгач, анда әле кар төягән машиналардан су буе чират та җыела. Кар ничек эретелә? Машина йөртүчеләр ничә сәгать чиратта утыра? Бу сорауларга җавап «Интертат» сайтында.

Данир Сабировтан премьера: «Үземә булсаң, мин барысына әзер»

Intertat.ru 

Данир Сабировның «Эх, йөрәгем» җыры музыкаль мәйданчыкларга чыкты.

Яңа җырның сүзләрен Гөлфия Шакирова, ә көен Урал Солтанов иҗат иткән.

Юмор остасын премьера белән котлаганнар, «шәп булыр кебек» дигән комментарий да бар. Әмма Данирның эше – шаярту, юмор, дип саный тамашачы.

«Эх, йөрәгем, йөрәгем

Син дип яна хәзер.

Әгәр дә үземә булсаң,

Мин бит барысына әзер!»

Сосиска белән тончыккан баланы бөтен күршеләре коткарырга маташкан, тик сабый үлгән

Intertat.ru 

5 февральдә Мәскәүдә 3 яшьлек бала сосиска ашаганда тончыккан һәм үлгән. Аңа бөтен подъезд кешеләре –күршеләр ярдәм итәргә маташкан. Бу турыда «Московский комсомолец» хәбәр итте.

Читать дальше...

Ләйсән Гыймаева сәламәтлеге турында: «Тикшеренергә йөрим, әмма куркам»

Intertat.ru 

Җырчы Ләйсән Гыймаева социаль челтәрдәге сәхифәсендә язылучыларының сорауларына җавап биргән. Җырчы 2 ел элек үзенә куркыныч диагноз куелуы, операцияләр кичерүе турында сөйләгән иде. Шул сәбәпле, аның сәламәтлеге белән кызыксынганнар.

Читать дальше...

Йөз тел белүче полиглот: «Сөйләшә башлар өчен меңләгән сүз ятлауның кирәге юк»

Intertat.ru 

«Интертат» хәбәрчесе 100дән артык тел белүче, чит телләрне тиз өйрәнү буенча китаплар һәм дәреслек-күнегүләр авторы Дмитрий Петров лекциясендә булды. Игътибарыгызга белгечнең кызыклы фикерләрен тәкъдим итәбез. Бу язма чит телләр өйрәнергә теләүчеләр өчен дә, педагоглар өчен дә файдалы булырга мөмкин.


Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Уимблдон

Каспер Рууд: «Не буду выступать на турнирах перед «Уимблдоном», но на нем, конечно, сыграю»






В столице месячная норма осадков уже перевыполнена на 7%

Кировский "предприниматель из Германии" годами дурил 13 доверчивых россиянок

«Не читайте до обеда советских газет». Талалаев – о своем «увольнении» из «Химок»

Жители Подмосковья смогут принять участие в онлайн-фестивале по ИТ-профессиям