Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
Intertat.ru
Февраль
2024

Новости за 15.02.2024

Туен ташлап, качып чыгып киткән кыз: «Кеше күзенә карарга оят» дип, әни бик озак елады»

Intertat.ru 

«Әни, гафу ит, әмма Максимга кияүгә чыкмаячакмын», – дигән язуны Ирина Андреевна туй алдыннан кызының бүлмәсендәге өстәлдә тапкан. «Чаллы хәбәрләре» журналисты Ләлә Гәйфетдинова әлеге кәләшнең сөйләгәннәрен тыңлады.

Читать дальше...

Евгений Петросян кулына операция ясатканнан соң реанимациядә ята

Intertat.ru 

Юмор остасы, 78 яшьлек Евгений Петросянның кулына операция ясаганнан соң реанимациягә күчергәннәр. Аны озакламый гадәти палатага күчерәчәкләр, дип яза «Mash» Телеграм-каналына сылтама белән «Комсомольская правда» сайты.

Читать дальше...

«3 көн сөйләшмәдек...» – Яңа спектакль Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановларны талаштырган

Intertat.ru 

Камал театры чыгарган «Дуслар җыелган җирдә» (Т.Миңнуллин) спектакленең премьерасын карап кайткач, Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар гаиләсендә тавыш чыккан. Гөлназ Шәрипҗанова сторисларында үзләренең аздан гына аерылышмыйча калулары хакында әйткән. Спектакль буенча фикер алышудан башланган конфликт шул дәрәҗәгә җиткән ки, Гөлназ, хәтта, ирен блокка куйган. Ир белән хатын бүген генә дуслашканнар. Илсур, үзенең «гаебен юар» өчен, Гөлназга матур йөзек алып бүләк иткән.

Читать дальше...

«Бу хәлләр төштә булган кебек»: «Интертат» герое Айгөл Үлмәскулова ракны җиңгән!

Intertat.ru 

«Интертат» герое, инде берничә ел рак – «лимфома Ходжкина» авыруы белән көрәшкән Башкортстан кызы Айгөл Үлмәскулова үзенең мәкерле авыруны җиңеп, ниһаять, тулысынча сәламәтләнүен хәбәр итте. Айгөл дәвалану курсын Төркиядә узды, аңа анда сөяк мие күзәнәкләрен күчереп утырту буенча операция ясадылар.

Читать дальше...

16 февральгә һава торышы

Intertat.ru 

16 февральдә Татарстанда алмашынучан-болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы була. Көньяк-көнчыгыштан талгын җил. Төнлә һәм иртән һава температурасы -25..-30˚, урыны белән -32..-37˚, көндез -15..-20˚ градус. Юлларда бозлавык.

«Кәрлә – мәктәп баласы»: курчак театрына легендар әкият кайтты. Ә-ә-әз генә үзгәртелеп

Intertat.ru 

«Әкият» курчак театры бик актуаль премьера чыгарды: Туфан Миңнуллинның «Кәрлә – мәктәп баласы» курчак спектакле. «Татар-информ»ның мәдәни күзәтчесе Рузилә Мөхәммәтова спектакльне премьера алдыннан – соңгы «прогон»нарның берсен карап кайтты.



Блогер Эльвира Әхмәтшина көчләүдә гаепләнеп төрмәдә утырган иренә акча каян килүен әйтте

Intertat.ru 

Блогер Эльвира Әхмәтшина социаль челтәрдәге сәхифәсендә «Иремә сораулар бирегез» дигән рубриканы еш алып бара. Яңа гына төрмәдән чыккан Инсафның иректәге тормышы белән кызыксынучылар шактый.

Читать дальше...

Балага 1,5 яшь тулганчы эшкә чыгучы хатын-кызларга пособие түләү туктатылмый

Intertat.ru 

2024 елның 1 гыйнварыннан әни кеше баласына 1,5 яшь тулганчы эшкә чыкса, бала караган өчен түләнә торган айлык пособие хокукы сакланып кала. Бу хакта Дәүләт Думасы сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...

«Бу кеше тәмугка керәчәк», дип билгеләп куйган кеше нинди гөнаһ кыла?

Intertat.ru 

Казанның «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин кешене кяферлектә гаепләүчеләр һәм кыямәт көнендә кемнең тәмугка яки җәннәткә эләгүен сөйләүчеләр турындагы сорауга җавап бирде.

Читать дальше...

«Бәлки, булачак иредер?»: Ильмира Нәгыймованы бер ир-ат Бардага кадәр эзәрлекләп барган

Intertat.ru 

Җырчы Ильмира Нәгыймованы бер җанатары Казаннан Бардага кадәр эзәрлекләп барган. Бу хакта ул «Мәйдан» телеканалындагы «Кунак бит шоу» тапшыруында сөйләгән.

Читать дальше...


Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Новак Джокович

Новак Джокович дал дорогу молодым // Борьбу за первое место в рейтинге АТР в этом году поведут Янник Синнер и Карлос Алькарас






Председатель Госдумы Володин поздравил жителей с Днем России

Ким Чен Ын: Россия и ее народ защищают свой суверенитет и движутся к процветанию

Июньская норма осадков в Москве будет перевыполнена почти в 1,5 раза

Цифровая аналитика компании МегаФон помогла инвесторам принять решение о строительстве гостинично-делового комплекса в Чите