Алия Төхвәтуллина гаиләсендә кайгы
Җырчы Алия Төхвәтуллина-Карачурина гаиләсе кайгы кичерә. Аның әбисе вафат булган.
Бүген төнлә арабыздан безнең яраткан нәнәебез китеп барды. Аңа 95 яшь иде. Моннан нәкъ 11 ел элек, шулай ук 8 март көнне карт әтиебез вафат булган иде. Әтиемнең әнисе. Урыннары оҗмахта булсын», – дип хәбәр итә бу хакта Алия үзенең телеграм каналында.
Язылучылары Алиянең кайгысын уртаклаша.
«Кайгыгызны уртаклашам, Алия! Бик матур әби булган»;
«Авыр туфрагы җиңел, урыннары оҗмахта булсын»;
«Изге Рамазан айларында китеп барган, һичшиксез урыннары җәннәттә булачак», – дип язалар аңа.
Фото: © Алия Төхвәтуллинаның телеграм каналыннан
