Добавить новость
ru24.net
Intertat.ru
Март
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Анастасия Макарова: «Мин гомерем буе әтине коткарырга теләдем, көттем, өметләндем...»

0

Татарстанның атказанган артисты Анастасия Макарова социаль челтәрдә әтисен коткарырга тырышуы турында ачылып сөйләгән.

«Мин гомер буе әтине коткарырга теләдем. «Запой»лардан чыгардым, ярдәм иттем, ышандым… Суздым, әмма әтине реабелитациягә җибәрергә карар кылдым. 8 ай өметләндем, көттем, ышандым. Аннан, ул чыкты һәм мин бик гади бер әйберне аңладым: бу аңа кирәкмәгән, бу бары тик миңа кирәк булган. Мин аңа ярдәм итәм, дип уйладым, ә чынлыкта аның дөньясына, шәхси тормышына тыкшындым. Кеше үзе теләмәсә, аны коткарып булмый икән.

Безнең гаиләдә 5 бала һәм мин – иң олысы, иң көчлесе, барысын да коткарырга тырышучы...

Һәм хәзер генә мин үземә ачылам: мин моны мәхәббәтне яулау өчен эшләгәнмен, мине күрүләрен теләп, ә яратудан түгел. Мин җайлы булырга, терәк булырга, барысын да коткарырга ияләндем. Әмма «коткару» ярату түгел. Бүген иң мөһим нәрсәгә өйрәнәм: кешегә сайлау мөмкинлеге калдырырга һәм үземне яратырга. Син һәрвакыт кемнедер коткарырга атлыгасың икән, уйла: сине кем коткарыр», – дип сөйли ул видеода.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса